Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түрәләр урманнар сатып ала


Казанның Петровский урманының бер өлеше түрәләргә сатылган. Әлеге хәл экологларда зур борчылу тудыра. Чөнки хуҗаларның берсе инде 40 ел үскән наратларны кисеп, анда үз утарын төзи башлаган.


Петровский урманының биш урынын Казан хакимияте инде 2009 һәм 2010 елларда ук бүлеп биргән. Аны ике кеше сатып алган, тагын өч өлеше арендага бирелгән.

Социаль-экология берлегенең Татарстан бүлеге вәкиле Наилә Биктимирова әйтүенчә, сатып алучыларның берсе озак та көттерми инде монда үз йортын да төзи башлаган. Йортны салу өчен бу хуҗа 40 ел үскән наратларны да кызганып тормаган.

Иң кызыгы йорты урнашкан урман эченә үтеп керү, ягъни төзелешкә комачауламасын өчен ул юлдагы наратларны да кистергән. Моңа киртә куючылар булмаган, чөнки урманның ул өлешен бу хуҗа 49 елга арендага алган. Әлеге җир аңа арендага төзекләндерү максаты белән бирелгән. Күрәсең, хуҗа бу эшне наратларны кисүдән башларга булгандыр.

Ләкин әлеге хәлләрнең канунилыгы Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы һәм экологлар берлегендә шик уяткан. Аларның мөрәҗәгате белән бу эшне Казанның табигатьне саклау прокуратурасы тикшерә башлаган. Нәтиҗәдә Казан хакимияте федераль милектәге урман фондына кергән җирләрне саткан дигән карарга килгәннәр. Моннан тыш, әлеге урында торак йортлар салырга рөхсәт ителми икән. Ә Казан хакимияте исә инде мартта ук бу урында төзелеш алып барырга ярый дигән карар чыгарган булган. Йортын салучы да моңа нигезләнеп төзелеш эшләрен башлаган.

Дүшәмбе көнне бу уңайдан Казанда җәмәгать тыңлаулары узачак. Ягъни анда урманның бу өлешен төзелеш рөхсәт ителә торган статуска күчерү мәсьәләсе тикшереләчәк. Биктимирова әйтүенчә, йорт инде төзелгән, наратлар киселгән, шуңа тыңлауларның хәзер генә узуы сәер дә кебек.

Моннан тыш, арбитраж һәм Идел буе район мәхкәмәсендә бу урманның бер өлешен сату канунилыгын тикшерү эше бара. Әгәр ул канунсыз дип табылса, инде җәмәгать тыңлаулары да кирәк булмаячак кебек.

Азатлык радиосы алардан урмандагы сатылган һәм арендага тапшырылган җирләрнең бишәү булуын, ә ни өчен мәхкәмәдә аның берсе генә каралуы белән кызыксынды. Биктимирова сүзләренчә, бу әлеге җирдә төзелеш башлануга бәйле.

Ул шулай ук урманның бу өлешен Касаткин фамилияле кеше сатып алганын әйтте. Ләкин калган җирләрне Татарстанның югарырак түрәләре үз иткән.
XS
SM
MD
LG