Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Беларуска электр энергиясе җибәрүне яңарта


Русия президенты Дмитрий Медведев Беларуска электр энергиясе җибәрүне яңартырга кушты.

Президентның матбугат вәкиле Наталья Тимакова әйтүенчә, Медведев вице-премьер Игорь Сечин белән телефон аша сөйләшкәннән соң шулай карар иткән.

Сечин Медведевка Беларусның электр энергиясе өчен барлык бурычларын да түләгәнлеген белдергән.

29 июньдә Русия бурычларын түләмәүче Беларуска электр энергиясе җибәрүне тулысынча туктаткан иде. Июнь ае башына бу бурыч миллиард ярым сумга җиткән булган.

Кичә Мински бурычның соңны өлешен түләгән.
XS
SM
MD
LG