Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стинг Астана концертыннан баш тартты


Британиянең җырчы-музыканты Стинг, Amnesty International Казакъстанда нефть табучыларның хәле турында белдергәч, Астанадагы концертыннан баш тартты.

UzenMunaiGasның бернчә мең эшчесе май аенда хезмәт хаклары киметелгәнгә һәм адвокатлары төрмәгә утыртылганга эш ташлаган иде.

Бу ширкәт каршылык белдерүне кануный түгел дип белдергән. Узган атнада әлеге ширкәтнең вәкиле әйтүенчә, килешү вакыты беткәнгә, 250 эшче эштән җибәрелгән.

Стинг Казакъстандагы эшчеләрнең хәлен коточкыч дип атады. Ул үзенең ачлык тотучылар, төрмәгә ябылган эшчеләр һәм дистә меңнәрчә протест белдерүчеләр ягында булуын әйтте.

Аның Астанадагы концерты 4 июльдә булырга тиеш иде. 2 июль көнне Стинг Казанда җырлады.
XS
SM
MD
LG