Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бай булырга теләүчеләр бармы?


Хисапка күрә "иң мул яшәүчеләр арасында" - Швеция халкы (6нчы урында)
Хисапка күрә "иң мул яшәүчеләр арасында" - Швеция халкы (6нчы урында)

Белгечләр мул яшәү теләге һәр җәмгыятьнең үзеннән тора, ди. Русиядә белем дәрәҗәсе югары, әмма муллыкка омтылыш юк.

Җәмгыятьне тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләр кебек гасырлардан килгән катлаулы система билгели.

Җәмгыятьләрне өйрәнүче галимнәр (социолингвистлар) исә үз эзләнүләренә нигезләнеп, теге яки бу төркемнең үзенчәлеген билгели белә.

Ни өчен кайбер халыклар башкалардан мулрак яши?

Яңалыкларга ачык һәм ябык җәмгыятьләр була. Аларның кайберләре бай һәм мул булачакларына ышана һәм моңа тиз арада ирешергә тырыша. Башкалары исә “безгә болай да ярый, моннан да начаррак булмасын”, дип яши һәм максатлар куеп аларга ирешергә кирәк дип санамый.

Байлык туплау мәгърифәтчелектән башлана

Узган атнада Лондонда урнашкан “Legatum” институты исемле тикшеренү үзәгенә җыелган белгечләр үз эзләнүләренең нәтиҗәсе белән таныштырды һәм фикерләрен бәян итте.

Ел саен бу үзәк дөньяның 110 илендә уздырылган тикшеренүләргә нигезләнеп, әлеге дәүләтләрнең икътисади дәрәҗәсен һәм халыкның кәефен билгеләгән бер хисап әзерли.

"Кайбер илләрдә үсеш 2-3 гасыр элек башланып әле дә дәвам итә", ди Принстон университеты галиме Ангус Дитон.

Британия һәм бөтен Европада XVIII гасырда зур үзгәрешләр була.

“Мәгърифәтчелек чоры” дип аталган бу дәвердә җәмгыятьләр дөнья көтәр өчен кирәкле мәгълүматлар туплый, һөнәргә өйрәнә, муллык туплана башлый. Мәгърифәтчелек идеяләре иҗтимагый үсешкә зур йогынты ясый. Мәгърифәтчеләр сәяси азатлык, хокукый тигезлекне яклап феодаль тәртипләргә каршы чыга.

“Британиядә әле дә дәвам иткән икътисади үсешнең тамырлары нәкъ шул чорда барлыкка килгән. Балаларын тапкач та югалткан, аларны дәвалый алмаган ата-аналар медицина көченә ышана башлаган. Гасырлардан килгән чикләүләр бетерелгән. Кешеләр сораулар куеп, аларга җаваплар табарга өйрәнгән. Мәгърифәт, яңалык, фән һәм технологиянең кеше гомерен озайтачагына һәм яшәүне яхшыртачагына ышаныч арткан. Кешеләр “бәхетнең” нәрсә икәнен аңлый башлаган”, диде Принстон университеты галиме Ангус Дитон.

Мәгърифәтчелек татар җәмгыяте үсешенә дә зур йогынты ясаган. Х.Фәезханов, Ш. Мәрҗани һәм К.Насыйри, шулай ук И. Гаспралы - мәгърифәтчелек идеяларын таратучылар.

Илнең яки җәмгыятьнең бай булу теләге тулысынча ул җәмгыятьтән генә тормый, ди белгечләр. Зур йогынтыны шулай ук ул илнең күршеләре, дуслары һәм көндәшләре ясый. Шулай да сәламәт көндәшлек, тормышны яхшырту һәм үсеш теләге беренче чиратта җәмгыятьнең үзендә булырга тиеш.

Русиядә ун кешенең тугызы бары тик гаиләсе һәм туганнарына ышана

“Legatum” институтының узган елгы күзәтүенә килгәндә, белем дәрәҗәсен алганда Русия 110 ил арасында 38 урында. Башлангыч һәм урта мәктәптә бер укытучыга 17 укучы туры килә. Бу алга киткән илләр өчен дә бик яхшы күрсәткеч. Әмма халык алган белем белән канәгать түгел. Алар яхшы белем алу мул тормышка китерми дип саный.

Икътисад, сәламәтлек саклау өлкәләре белән халык урта бер дәрәҗәдә канәгать. Илдә иминлекнең булмавы - зур борчылу тудыра, әмма фикер белешүләргә караганда, халыкны иң борчыганы – Русиядә шәхси иреклекнең булмавы.
XS
SM
MD
LG