Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты “Сәләт”кә барды


Рөстәм Миңнеханов сәлкешләр арасында. Биләр, 29 июнь 2011 ел
Рөстәм Миңнеханов сәлкешләр арасында. Биләр, 29 июнь 2011 ел

Татарстанның Биләр тыюлыгында “Сәләт”нең XV республика фестиваль-проекты узды. Чарага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.


Фестиваль “Сәләт” фонды һәм республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, шулай ук Татарстанның Фәннәр академиясе һәм Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков ярдәме белән һәм Алексеевски районы хакимияте катнашлыгында узды.

1998 елдан башлап уздырылып килгән фестивальдә быел барлыгы меңнән артык балалар һәм кунаклар катнашты. Бу балалар – төрле фәннәрдән үткәрелә торган олимпиада җиңүчеләре. Татарстанның төрле төбәкләреннән җыелган яшүсмерләр, аларның әйдәманнары, җитәкчеләре – барысы да Биләр аланында чатырларда урнашты.

Фән эшлеклеләре сәлкешләргә төрле остаханәләр үткәрде. Балалар төрле уеннарда, спорт ярышларында катнашты. Алар үзләренең төркемнәрен, иҗат җимешләрен тәкъдим итте, җырлады, биеде, уйнады. Биләрдәге музейга экскурсия оештырылды. Пешекчеләр учакларда балаларга тәмле-тәмле ашлар пешереп торды.

29 июнь көнне Биләргә Рөстәм Миңнеханов килде. Ул чатырларда урнашкан балалар һәм яшьләр оешмаларының төрле проектлары белән танышты. Балалар белән кул көрәшендә ярышты.

Рөстәм Миңнеханов фестивальнең зур сәхнәсенә чыгып, катнашучыларны сәламләде. ”Мин икенче тапкыр сездә кунакта. Бик шатланам сезнең кебек сәләтле балаларыбыз, яшьләребез үсеп килүенә. Без сәләтле, акыллы, зыялы татар яшьләрен республиканы алга этәрүче көчләр итеп күрәбез”, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов “Сәләт” фондына ике компьютер сыйныфы бүләк итте. Ул Рәфис Борхановка “Сәләт” оешмасына яңа бина хәстәрләргә кушты. Ә сәлкешләр аның үзенә шәмәхә төстәге футболка белән “Сәләт”нең алтын билгесен бүләк иттеләр.

“Сәләт”нең “Звездный” аланы җитәкчесе Рәфкать Садыйков фестиваль турында сөйләде:

“Звездный” аланында 4 смена эшли: беренчесе – “Сәләт-тел”, икенче сменада – “Сәләт-Раушан”, өченчесе – “Сәләт-Санак” һәм дүртенчесе – “Сәләт-шәхес”. “Сәләт-Раушан” 28 июньдә башланды һәм фестивальдә катнашты. Фестивальгә зур кунаклар килде. Үзебезнең хөрмәтле президентыбыз, язучылар, шагыйрьләр катнашты. Фестиваль бик күңелле үтте. 2 июньдә балалар “Звездный”га исән-сау кайтып җиттеләр”, диде ул.

“Сәләт” аланнары арасында барган бәйгедә Казан янындагы “Сәләт-Раушан” балалары гран-при бүләгенә лаек булды.
XS
SM
MD
LG