Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне җитә


5 июль көнне “Татмедиа” мәгълүмат агентлыгында бөтенрусия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган матбугат очрашуы узды.


Пресс-конференциядә Министрлар кабинеты гражданнар актын теркәү идарәсенең башлыгы Эльмира Зарипова, Казан шәһәренең казые Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов, Казанның Ярославль могҗиза тудыручылары храмы вәкиле протоиерей Алексей Чубаков катнашты.

М.Шәрәфетдинов (с), Э.Зарипова, А.Чубаков
Бу чарада бөтенрусия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар үткәрү, гаилә ныклыгы турында сөйләштеләр.

Очрашуда әйтелгәнчә, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – җәмгыяви, ягъни бар гражданнар бәйрәме. Бу бәйрәм гаиләләрне ныгыту, әхлакый, патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән.
8-9 июль көннәрен Татарстанда шушы бәйрәмгә багышланган чаралар үтәчәк.

8 июль – бөтенрусия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. "Бу көнне гаиләдә бер-береңә ромашка бәйләме бүләк итү гадәте бар. Бу бәйрәм яшьләр, бигрәк тә өйләнергә теләүчеләр арасында популяр", дип белдерде гражданнар актын теркәү идарәсенең башлыгы Эльмира Зарипова.

8 июль җомга көненә туры килү сәбәпле, бу көнне республика буенча 700дән артык яңа гаилә теркәләчәк.

Гаилә статистикалары

Шунысын әйтергә кирәк: 2010 елны 2009 елга караганда 7%ка күбрәк гаилә төзелгән, ә рәсми аерылушылар саны 5%ка кимегән. Татарстан буенча язылышу актларының күпчелеге Казан белән Чаллы шәһәрләренә туры килә икән. Бу, әлбәттә, яшьләрнең эре шәһәрләргә яшәргә күченеп килүләре белән бәйле.

Республикада һәр 5нче гаилә катнаш гаилә икән. Гаилә теркәргә гариза биргәндә һәр кеше милләтен күрсәтү-күрсәтмәүне үз теләге белән хәл итә. 2011 елның беренче яртыеллыгында 2717 катнаш гаилә теркәлгән.

Ир-атларның күбесе 25 яшьтән соң өйләнә, кызлар 18-22 яшьтә кияүгә чыга. 25 яшьтән соң кияүгә чыгучы хатын-кызлар 30%ны тәшкил итә.

Министрлар кабинеты гражданнар актын теркәү идарәсенең башлыгы Эльмира Зарипова әйтүенчә, гаилә ныклыгы кеше холкындагы матур сыйфатларына бәйле.

Эльмира Зарипова
“Гаилә ныклыгы ничә яшьтә кияүгә чыгудан тормый. 19, 20 яшьтә кияүгә чыгып та, ныклы гаиләләр төзегән мисаллар бар. Гаилә ныклыгы ул һәр кешенең үзеннән тора. Аның үзен яраткан кешесенә ихтирамы, тугрылыгы, мәхәббәте булырга тиеш. Һәр кеше үз гаиләсен үзе кора”.

Статистика мәгълүматларына күрә, республикада балалар туу саны арткан. 2010 елны 2009 елга караганда 4,8%ка күбрәк сабый дөньяга килгән (49 512 бала туган). 2нче һәм 3нче бала табучы гаиләләр саны арта. Аларның саны берничә ел элек 35% тирәсе булса, соңгы елларда 39%ка җитә. 4нче бала табучы гаиләләр саны да арткан.

Егетләргә куша торган популяр исемнәр Әмир, Тимур, Кирилл, Артем, Данил, Никита, Егор, Кәрим, Камил исемнәре икән. Кызларга күбрәк Анастасия, Сафия (Суфия), Дарья, Арина, Полина, Алина, Милана, Самира дигән исемнәр кушалар.

Шулай ук сирәк исемнәр дә торгызыла башлаган. Алар арасында Йосыф, Ихсан, Сәедхан, Гөлҗамал, Даяна, Спартак исемнәре бар.

2010 елда 2009 елга караганда үлүчеләр саны 3,7%ка күбрәк булган. Чаллы, Әлмәт, Балтач, Алабуга, Түбән Кама районы һәм бу елны хәтта Казанда туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк.

Гаилә төзергә гариза интернет аша

Гаилә теркәү өчен интернет аша гариза бирүчеләр саны арта бара. Гыйнварда теркәлгән бары тик 52 пар гына интернет аша гариза биргән булган.

Интернет аша гариза бирүчеләр саны арта
Ә июньдә теркәлгән гаиләләрнең 68%ы гаризаны интернет аша биргән булган. Мисал өчен, 8 июль көнне якынча 700ләп туй булыр дип көтелсә, шуларның 191 гаризасы интернет аша җибәрелгән.

Бүгенге көнгә 11 ноябрьгә (11.11.11) интернет аша 69 гариза бирелгән.

Медальле гаиләләр

Бу көнне Татарстан буенча “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дигән 52 медаль тапшырылачак. 25 ел бергә яшәүче, республика үсешенә өлеш керткән, җәмгыятьтә ихтирам казанган гаиләләр бу медальгә дәгъва итә ала.

Мәсәлән, медаль тапшырылачак бер гаилә – Минзәләдән Минһаҗевләр гаиләсе. Алар бергә 60 елдан артык яши. 7 бала үстергәннәр, 14 оныгы, 11 оныкчыклары бар. Һәм алар, безгә озак еллар бер-беребезгә терәк булып яшәргә, бер-беребезне хөрмәт итү ярдәм итә, диләр.

Медаль тапшырылачак 52 гаилә арасына укытучы, спортсмен нәселләре дә бар.

Гаилә көненә чаралар

Республикада гаилә көненә юнәлтелгән төрле вакыйгалар шактый булачак. Алар арасында Чаллыда 50, 55, 60 ел уртак гомер кичергән гаиләләрне хөрмәтләү йөреше, төрле концертлар, күргәзмәләр.

Русиядә Гаилә көне чараларын оештыру комитетын президент Дмитрий Медведевнең хатыны Светлана Медведева җитәкли. Гаилә көненнән соң 1 атна – 9-16 июль көннәрендә абортларга каршы чаралар үткәреләчәк.

Төп максат – гаилә бәхете

Бу дөньяда һәрбер акыллы кешенең төп максаты – ул гаилә бәхете, дип саный Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов:

“Гаилә бәхетенә ирешер өчен сәбәпләр булырга тиеш. Сәбәпсез бернәрсә дә булмый. Гаилә төзү – ул чәчәк, гөл утыртуга тиң булса, һәрбер гөл суга мохтаҗ кебек, гаиләнең дә сулары, чишмәләре бар.

Гаилә гөленең иң тылсымлы, сулы чишмәләреннән берсе – хатын белән ир мөнәсәбәте, сабырлыгы. Сабырлыксыз бер нәрсә эшләп булмый.

Шуңа күрә гаилә корганнан соң да йөрәктәге дуслык, мәхәббәтне саклар өчен иң әүвәл сабырлык кирәк. Һәм бер-береңдә кимчелек күргәндә дә аңа сабырлык белән карарга кирәк. Кимчелексез, идеаль кеше булмый. Идеаль кеше табам дип юлга чыккан кеше иң соңыннан берүзе генә утырып кала.

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов
Тормыш, гаилә юлына баскан кеше тышкы матурлыктан күчеп, эчке матурлыкны табып, кимчелекләргә әз игътибар итәргә тиеш. Кайбер кимчелекләрне төзәтеп була, кайберләрен төзәтеп булмый, вакыт үтү белән алар “үтүкләнә”.

Ике кеше бер-берсенә вәгъдә биргәндә, икенче яктан яңа туганнар кушылуын да онытмаска тиешләр. Гаилә корганда барлыкка килгән икенче әни, икенче әтиләргә дә хөрмәт күрсәтү гаилә чишмәсенең тылсымлы суы булып тора.

Һәм инде гаилә гөленең өченче чишмәсе – иминле, динле булу. Мөмкин кадәр һәрбер мөселман, христиан кешесе үзенең динен белергә тиеш. Бәлки һәр кеше бөтен дини таләпләрне үтәп бетерә алмаса да, ниндидер дини принциплар аның тормышында чагылырга тиеш”, дип сөйләде ул.
XS
SM
MD
LG