Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан уку йортлары шәкертләр кабул итә


КФУда кабул итү комиссиясенә чират
КФУда кабул итү комиссиясенә чират

Югары уку йорты студенты исемен йөртергә теләүчеләрнең кызу эш вакыты. Быел да яшьләр күбрәк юрист, нефтьче, икътисадчы һөнәрләрен сайлаган. Кабул итү комиссияләре эшенә 20 көннән азрак вакыт калып бара.


4 июль көненә Казан Федераль университетына 10 меңнән артык гариза бирелгән. Шул исәптән КФУга (элеккеге КДУ) – 8605 гариза, ТДГПУга – 2359, КДФИИга – 1573, АДПУга – 795, КФУның Чаллы филиалына – 598, Яшел Үзән филиалына – 116 гариза.

Казан федераль университетында гаризалар аеруча юридик факультетка, математика һәм мәгълүмат технологияләре институтына, геология һәм нефть, газ технологияләре институтына, журналистика һәм социология, икътисад факультетларына күп тапшырылган. Биредә бер урынга 20 кеше дәгъва итә.

Укырга керергә теләүчеләр арасында республика һәм Русия олимпиадаларында призлы урын алучылар арткан. Гариза бирүчеләрнең географиясе киң, алар арасында Русия Федерациясе шәһәрләре һәм 35 төбәге абитуриентлары бар, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәткәрләре.

Без чиратта торган берничә абитуриентлардан кайда укырга теләүләре белән кызыксындык:

- Без Азнакай шәһәренең 7нче мәктәбеннән. Документларны “Кунакханә, туризм һөнәре” факультетына тапшырырга идек. Җәмгыять белеме белән инглиз теленнән БДИ тапшырдым. Документларны берничә җиргә тапшырырга телибез.

Интернет аша гаризаны җибәрдек, ләкин ышанычлырак булсын өчен үзебез килеп, күреп китәргә булдык. Интернет аша гариза гына яздык, ә хәзер барлык калган документларны тапшырабыз.

- Без Башкортстанның Туймазы шәһәрендә 1нче гимназияне медаль белән тәмамладык. Документларны химия институтына тапшырдык. БДИның баллары югары, барлыгы 232 балл.

- Мин тарих факультетына укырга керергә телим. Документларны Яшел Үзән филиалына тапшырдым.

Документларны берничә җиргә тапшыралар

Бу елны Русия чыгарылыш сыйныф укучылары рус теле һәм математикадан мәҗбүри БДИ тапшырды. Моннан тыш үз теләге белән башка фәннәрдән бердәм имтихан тапшырырга мөмкинлекләре бар иде.

Документларны иң күбе 5 югары уку йортына тапшырырга ярый, һәрберсендә 3 белгечлек буенча гына.

Мөслим лицеен тәмамланган Алсу Хәбирова да документларын берничә җиргә тапшыруы турында сөйләде:

“БДИларны башта бик куркыныч булыр дип, бик каты әзерләндек. Алар бик куркыныч булмады. Нәтиҗәләре дә бик уңышлы гына булды.

Абитуриент Алсу Хәбирова
Мин документларны КХТИга, Мәдәният институтына, КФУга бирдем. Документлар биргәндә проблемалар булмады. Бернинди озын чиратларда тормадым, чөнки мин иң беренчеләрдән тапшырдым.

Хәзер минем КХТИга рәсем буенча кереш имтиханына әзерләнәм. Шулай ук, ТДГПУны рәсем сәнгате белән дизайны факультетына һәм КФУның журналистика һәм татар филология факультетларына документларымны бирдем, алардан да иҗади имтиханнар тапшырасы бар. Аннары инде нәтиҗәләрен көтәм”.
XS
SM
MD
LG