Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канада Әфганстанда хәрби операцияләрдә катнашуын туктата


Канада бүген Әфганстанда хәрби операциядә катнашуын туктатты. Канада хәрбиләре тугыз ел дәвамында талибаннар һәм “Әл-Каидә” сугышчыларына каршы көрәшүче Халыкара иминлек көчләре эчендә иде. Шул вакыт эчендә Канада 157 хәрбиен югалтты.

950 хәрби Әфганстанның иминлек көчләрен әзерләү өчен анда калачак. Бүген Нидерланд та Әфганстанда иминлек көчләре әзерләү өчен үзенең 160 солдатын җибәрәчәге турында белдерде.
XS
SM
MD
LG