Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магаданда Сабан туе узды


Магадан Сабан туеннан бер күренеш
Магадан Сабан туеннан бер күренеш

Июнь азагында Магадан шәһәрендә дә милли бәйрәмебез -- Сабан туе узды. Бәйрәмдә төрле милләт вәкилләре, җирле түрәләр, Казан кунаклары катнашты.


Русиянең Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә быелгы Сабан туйлары Магаданнан башланып китте. Халкыбызның милли бәйрәме монда июньнең 25дә бәйрәм ителде.

Магаданда менә 20 ел рәттән инде Сабан туе үткәрү вакыты һәм урыны үзгәрми. Быел да, гадәттәгечә, июньнең соңгы шимбәсендә иртәнге сәгать 12гә халык Магаданның үзәк ял паркында җыелды. Милли бәйрәмне оештыру һәм үткәрүчеләр дә һаман шул ук – Магаданның “Алтын ай” дип аталган татар-башкорт җәмгыяте әгъзалары.

Охот диңгезе ярларында яшәүче татар-башкорт халкын иң шатландырганы быелгы бәйрәмдә Казан кунаклары катнашуы булды. Магадан Сабан туена Татарстан республикасы бик дәрәҗәле делегация җибәргән.

Татарстан президенты каршындагы Дин эшләре идарәсе башлыгы Марат Гатин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов һәм танылган җырчы Рамил Миндиярның Магадан Сабан туенда катнашуы үзе зур вакыйга булды. Сабан туена кунаклар Амурдагы Комсомольски шәһәреннән дә килде.

Магадан Сабан туен өлкә хакимияте дә игътибарсыз калдырмый. Быел да Сабан туена Магадан өлкәсе губернаторы Николай Дудов һәм шәһәр мэры Владимир Печеный килгәннәр иде.

Бәйрәмгә килүчеләргә Марат Гатин Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау хатын укыды. Ирек Шәрипов исә котлау сүзләреннән соң, өлкә губернаторы Николай Дудов һәм Магадан мэры Владимир Печеныйга бизәкле татар түбәтәйләрен бүләк итте.

Сулдан уңга - Н.Дудов, В.Печеный, Ирек Шәрипов, соңгысы - Хәлим Шәмсетдинов
“Русия президенты Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Владимир Путинда булган түбәтәйләрне инде сезгә дә кияргә вакыт”, дип шаяртты Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов. Мәйданга җыелган халыкны бәйрәм белән Магадан шәһәре имам-хатыйбы Хәлим Шәмсетдинов та котлады.

Рәсми котлаулардан соң, мәйданга Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр чыкты. Аның башкаруында яңгыраган татар җырлары бөтен бәйрәмгә ямь бирде.

Ул арада мәйданның төрле почмакларында ярышлар башланды. Магадан Сабан туенда төрле милләт вәкилләре дә бик яратып катнашты. Кемдер багана башына омтылды, икенчеләре гер күтәрүдә, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерүдә көч сынашты.

Татарстан президенты каршындагы Дин эшләре идарәсе башлыгы Марат Гатин фикеренчә, Магадан Сабан туе бик матур оештырылган, бигрәк тә өлкә җитәкчеләренең милли бәйрәмгә килүе аларның татарларга яхшы мөнәсәбәтен күрсәтә һәм бу бик шатландыра.

Халык гөр килеп, көрәштә җиңгән мәйдан батырын сәламләде. Татар егетләрен иң көчле-куәтлесе итеп күрәсебез килсә дә, Магаданда Сабан туе батыры булып әрмән егете студент Бабкен Назарян калды. Бәйрәмдә шулай ук теләгән кешеләр милли ризыклардан авыз иттеләр.

Магаданлыларга быелгы Сабан туе үткән елдагылардан ни белән аерыла соң дигән сорауны бирдем.

Бәйрәмдә бигрәк тә балаларга күңелле булды
“Хәзер Казан кунаклары, артистлар килә – шунысы күңелле. Бәйрәм үткәрергә акча күбрәк бүленеп бирелә. Бар да яхшы”, диде Колымада беренче Сабан туен оештыручы Халит Рәхимов.

Магадан Сабан туе тәэсирләре белән Казан кунаклары да бүлеште. “Туган ягыма кайткандай кайттым бу якларга, мин яшь чакта Тын Океан флотында хезмәт иттем, Охот диңгезен күп гиздем. Колыманың табигате матур, кешеләре бик ачык, ягымлы, җаныма азык алып, рәхәтләнеп ял итеп кайтам”, диде Рамил Миндияр.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов дөнья читендә, тарихи ватаннарыннан 7 мең чакрымга якын ераклыкта яшәүче татарларның телне чиста саклап калуына, төшенкелеккә бирелми, чиста күңел белән, гади генә әйберләрнең кадерен белеп яшәүләренә соклануын белдерде.

Магадан Сабан туена җыелган халык кичкә кадәр җырлап-биеп күңел ачты. Көне дә бит аның, нидер сизгән кебек, бик җылы һәм тыныч кына торды. Соңрак Сабан туена җыелган халык, туп-туры Магаданның үзәк мәйданына,“Ак төннәр” дип аталган гомумшәһәр бәйрәменә юнәлде.

XS
SM
MD
LG