Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең мөселман яшьләре Казанга җыела


Кол Шәриф мәчете
Кол Шәриф мәчете

11 июльдән алып, 17сенә кадәр Казанда мөселман яшьләре фестивале үтәчәк. Биредә Русиянең 30 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан 150 кеше катнашыр дип көтелә.

-
Мөселман яшьләре фестиваленең максаты – төрле төбәкләрдә яшәүче мөселман яшьләрен берләштерү һәм алар арасында үзара хезмәттәшлек булдыру. Шулай ук мөселман яшьләренең активлыгын арттыру һәм белемгә омтылышын көчәйтү.

“Инде 5 ел дәвамында бу чара гадәти рәвештә үтә. Минемчә, фестиваль мөселман яшьләренең үз сораулары һәм проблемнарын тикшерерлек, шул хакта фикер алышырлык мәйдан булды”, ди Татарстан республикасы президентының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе рәисе Марат Гатин.

Программада ниләр бар?

Фестивальне Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Русия ислам университеты һәм “Идел” яшьләр үзәге оештыра.

Мөселман яшьләре фестивале програмында Русия мөселманнары өчен әһәмиятле мәсьәләләрне тикшерүгә юнәлтелгән түгәрәк өстәлләр, семинарлар, лекцияләр, ислам диненә кагылган гамәли дәресләр һәм бәйгеләр, Татарстан һәм Русиянең күренекле дин әһелләре белән очрашу, әңгәмәләр, төрле экскурсияләр каралган. Шулай ук фестивальнең көндәлек газеты чыгачак, хәләл ризык, мөселман фильмнарын карау булачак.

Фестиваль кысаларында мөселман яшьләре иҗтимагый оешмасының оештыру җыелышы үтәчәк.

“Төбәкара мөселман яшьләре оешмасы расланыр дип көтәбез”

Вәлиулла Якупов
Вәлиулла хәзрәт Якупов фестиваль калыбы мөселман яшьләре өчен уңышлы, дип белдерде. Биредә яңа уңышлар белән таныштыру да, тәҗрибә уртаклашу да бар, дип билгеләп үтте ул.

“Мөселман яшьләре фестивале заманында Коновалов тарафыннан башланган иде. Мөселман яшьләренә игътибар итү аның язмышына да бәрәкәтле тәэсир ясады: ул хәзер Русиянең юстиция министры.

Фестивальдә катнашучылар арасында Татарстан тәҗрибәсе, мондагы ислам структурасы белән танышып, үз төбәкләрендә да бу эшне башлап җибәреп таратучылар бар. Безнең тәҗрибә үрнәкләренең башка төбәкләргә дә күчерелүе бик сөендерә.

Күп төбәкләрдә яшьләр оешып, мөселман яшьләренең мәнфәгатьләрен яклый-канәгатьләндерә торган оешмалар хасил итте. Шул эшләр нәтиҗәсе буларак төбәкара мөселман яшьләре оешмасы расланыр дип көтәбез. Русия күләмендә дә мөселман яшьләре рәсми рәвештә калыпланыр дигән өмет бар”, ди Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов.

“Фестиваль чит төбәктәгеләр өчен бигрәк тә мөһим”

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе хезмәткәре Алсу Хәбибуллина фестивальнең Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен бигрәк тә мөһим булуын билгеләп үтте.

“Чит төбәкләрдә милләтне саклап кала торган төп фактор – дин. Татарлар үз диннәрен хөрмәт иткәнгә, үз милләтләрен дә саклап кала. Мондый яшьләрне әлеге фестивальгә җәлеп итү, киләчәктә мөселман яшьләре оешмасы составына кертү бик кирәк, безнеңчә.

Быелгы фестиваль алдагы елларга караганда да колачларын киңрәк җәйде. Быел 30га якын чит төбәк мөселманнары катнашачак. Иң активлары – Мәскәү өлкәсе, Мәскәү шәһәре, Мари иле республикасы. Беренче тапкыр катнашучылар да бар – мисал өчен, Ярославль өлкәсе”, диде Алсу Хәбибуллина.

Быелгы фестиваль Болгарда үтмәячәк

Марат Гатин
Бу елга кадәр Мөселман яшьләре фестивале Болгарда үтә иде. Быел исә төп урын үзгәрде: фестиваль Казанда урнашкан “Регина” кунакханәсендә үтәчәк.

“Идел” яшьләр үзәгендә директор вазифаларын башкаручы Ләйсән Төхвәтуллина, фестиваль Казанда үткәч, яшьләргә килеп урнашу да кулайрак, Казанны күрсәтү, укытучы-лекторларга килү дә уңайлырак булуын билгеләп үтте.

Фестиваль кысаларында “Мәрхәмәт” чарасын уздыру: яшьләрнең балалар йортына, “Сөләйман” мәчетенә һәм Иске татар зиратына баруы да каралган.

Мөселман яшьләре фестивален ачу тантанасы 11 июль көнне көндезге сәгать 3тә Кол Шәриф мәчетендә узачак.
XS
SM
MD
LG