Accessibility links

Кайнар хәбәр

WSJ: Русия байлары акчаларын Европага күчерә


Әдрән диңгезе буендагы Черногория дә Русия байларының яраткан урынына әйләнде
Әдрән диңгезе буендагы Черногория дә Русия байларының яраткан урынына әйләнде

Икътисади сүлпәнлек һәм сәяси билгесезлек сәбәпле, байлар үз акчаларын Русиядә калдырырга теләмичә, чит илләрдә милек ала, дип яза АКШ басмасы.

Чит илләр, бигрәк тә Европаның иң кыйбатлы һәм затлы ял итү урыннары - Италиянең Сардиния утравы, Франциянең көньягындагы диңгез буе һәм бизнес үзәге Лондонда янә Русиядән килүчеләр йортлар ала башлады.

"Әле ике ел элек бай урыслар Кыпрыста да йортлар һәм фатирлар күп алган булса, 2009 елдан бирле бу хәл үзгәрде", дип яза АКШ басмасы. Wall Street Journal басмасында чыккан бу мәкалә UBS AG and Campden Media исемле оешманың тикшеренү нәтиҗәләренә нигезләнеп язылган. Әлеге тикшеренүдә кәсепләре елына 100 миллион доллардан да ким булмаган, үзләренең шәхси байлыклары 50 миллион доллардан да ким булмаган эшкуарлар катнашкан.

Чит илләрдә хосусый һәм ширкәт өчен милек алуга Русиядән 31.2 миллиард доллар акча тотылган. Русия эшкуарларның 12% гына үз акчаларын рубльдә тота.

Балаларын укыту, ял итү һәм имин булу өчен читкә китү

Акчаларны чит илләргә чыгару максатларының берсе - байлыкны Русиядәге инфляциядән саклап калу омтылышы булса, эшкуарларны шулай ук илдәге сәяси билгесезлек тә борчый. Әмма UBS AG and Campden Media ширкәте бу юлы сәясәт турындагы сорауны бирмәгәнен белдерде.

Лондонда фатирлар һәм йортлар алучылар балаларын Британия мәктәпләрендә укытырга теләүләрен, бу илнең үз гаиләләре өчен Русиядән иминрәк булганын әйткән.

Русиядә 2009 елда 62 миллиардер булса, 2010 елда аларның саны 101гә җиткән. Күпчелегенең баю чыганагы - алтын һәм нефть.

Алдагы елларда үтәчәк сайлаулар тирәсендәге билгесезлек тә Русия байларын үзләре һәм кәсепләренә тынычрак урын эзләвенә китерә.

Владимир Путин яклавы белән 2008 елда президент булган Дмитрий Медведев коррупцияне бетерү турында күп тапкыр әйтсә дә, нәтиҗәләләре бик күренми. Хакимият коррупциягә каршы көрәш дип, үзенең югары дәрәҗәдәге сәяси көндәшләрен генә урыннарыннан ала бара, дип яза АКШның иң зур тиражлы Wall Street Journal басмасы.
XS
SM
MD
LG