Accessibility links

12 июль - Русиякүләм матәм көне


Казан елга портына чәчәкләр китерелә
Казан елга портына чәчәкләр китерелә

Идел елгасындагы "Булгария" корабы казасында 83 кешенең үлеме рәсми раслана. 12 июль - Русиядә матәм көне.

Якшәмбе көнне баткан "Булгария" корабындагы мәетләрне эзләүчеләр корабның 30-лап бала булырга мөмкин бүлмәсенә барып җитте.

Әлегә казада 83 кешенең үлүе рәсми расланган. Бу турыда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Көймәнең өч палубасы тикшерелгән, хәзер андагы бүлмәләрне карыйлар, дип белдерә министрлык.

Ике йөздән артык юлчының бары тик 79 гына исән калды. Күпләр әлегә югалган булып исәпләнә. Булгария корабы артыннан ике сәгать чамасы соңарып килгән "Арабелла" корабы коткармаган булса корбаннар саны тагын да күбрәк булыр иде. Су өстендәгеләрнең бер өлешен башка бер көймә дә коткарган.

Корабта барлыгы 59 бала булган. Аларның аз өлеше генә исән калган.

Бүген Русиядә матәм көне. Казанның елга портында корбаннарны искә алу мөрәсиме уза.

"Булгария" корабын дүрт-биш көннән Волгоградтан килеп җитәчәк ике махсус кран су төбеннән күтәрер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG