Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булгария" корбаннары саны йөздән артты


"Булгария" корабыннан мәетләрне чыгару дәвам итә. Йөздән артык кешенең үлеме инде рәсми рәвештә раслана.

Сишәмбе, матәм көнендә корбаннарның берничәсе җирләнде.

Татарстанда якшәмбе көнне Идел елгасында баткан "Булгария" корабында мәетләрне эзләү дәвам итә. Корабның берничә дистә бала калган музыка бүлмәсеннән балаларның мәетләрен чыгару башланды. Барлык балалар да коткару киемнәре киеп өлгергән булган. Әмма алар бүлмәдән чыга алмаган.

Балалар мәетләрен чыгаручылар бик авыр психик хәлдә булуларын белдерә. Аларга психологлар ярдәм итә.

Кораб баткан урынга "Курск" су асты көймәсен күтәрүдә катнашкан хәрби гауваслар (су астында йөзүчеләр) килде.

100 кешенең үлеме рәсми рәвештә раслана. Егермедән артык кеше югалган санала. 90 мәетнең кемнеке булуы инде ачыкланган.

Корбаннарны башка урыннардан да эзли башладылар. Каза урыныннан 130 чакрым көньяктарак, Ульян өлкәсендәге суда бер хатын мәете табылган.

Корабны арендалаучы "Агроречтур" ширкәте баш мөдире Светлана Инякина һәм Русия елга регистрының Кама бүлеге баш инспекторы Яков Ивашов тоткарланган. Хәзер аларны сак астына алу мәсьәләсе карала.

Аларга иминлек кагыйдәләренә туры килмәүче хезмәт күрсәткәндә саксызлык арксында ике яки күбрәк кешенең үлеменә китерүче гамәлләр өчен ун елга кадәр төрмә җәзасы яный.

Суга баткан "Булгария"нең яхшы хәлдә булуы турындагы таныклыкны нәкъ менә Русия елга регистрының Кама бүлеге биргән булган.

Суга батучыларга ярдәм күрсәтми генә узып киткән "Арбат" йөк корабы һәм "Дунайский-66" буксиры капитаннарына карата җинаять эше кузгатылган. Суга батучыларга ярдәм итмәгән капитаннарга җинаять кодексында ике елга кадәр төрмә җәзасы каралган.

Тикшерүчеләр "Булгария"нең Пермьдәге хуҗасы белән Казандагы арендаторларны бәйләүче барлык документларны тикшерә. Прокуратура шулай ук "Булгария" корабына бәйле эшләрдә катнашкан барлык ширкәтләрне дә тикшерүгә кереште.

"Коммерсант" газеты "Булгария" корабын арендага бирүче "Бриз" ширкәте хуҗасы "Бердәм Русия" фиркасе әгъзасы Михаил Антонов булуын ачыклаган. Антоновның чит илгә качуы турында имеш-мимешләр таралса да, ширкәт вәкилләре моны кире кага.

Русия гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу "Булгария"не күтәрү 19 июльдә кичке сәгать биштә башланачагын белдерде. Көймә Казаннан 130 чакрымлап көньякта, ярдан өч чакрымга якын ераклыкта, 18 метр тирәнлектә су төбендә ята.
XS
SM
MD
LG