Кандаһар җирле шурасы рәисе, президент Хәмит Карзаинең ярты туганы (бер атадан) Әхмәт Вәли Карзаи кичә үз өендә үтерелде. Аны гаиләнең иң ышанычлы һәм якын кешесе дип саналган Сәрдәр Мөхәммәт исемле кеше атып үтергән.
Мөхәммәд озак еллар Әхмәд Вәлинең абыйсы Каюмның тән сакчысы, шулай ук ул Әхмәд Вәлинең шәхси иминлек төркеме әгъзасы булган дигән хәбәрләр бар.
“Мөхәммәд Карзаи гаиләсенең юлдагы иминлеге өчен җаваплы булды, алар белән бергә бер өстәлгә утырып ашады. Аны бу җинаятькә кемнең тартуы билгесез”, диде кичә Кандаһар губернаторы Веса.
Һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә Талибан алды һәм бу гамәлне үзенең “зур уңышы” дип бәяләде.
Энесенең үтерелүе турында кичә президент Карзаи Франция президенты Николя Саркози белән очрашудан соң белдерде.
“Ишетүегезчә, минем энем Әхмәт Вәли Карзаи үз өендә үтерелде. Әфган халкының тормышы менә шундый. Һәр гаиләгә килгән кайгы бу. Әфганнарның газаплары бетәр, ходай кушып, илебезгә тынычлык һәм иминлек килер, бер әфган гаиләсе дә моның кадәр кайгы һәм борчуга дучар булмас, дип өмет итәбез”, диде Карзаи.
Әхмәт Вәли чәршәмбе иртән җирләнде.
Аңа кем атуы билгеле булса да, һөҗүм артында нинди көчләр торганы һәм аның ничек оештырылганы әле дә тикшерелә.
Губернатор Веса һәм полиция башлыгы Габдел Разыйк, кичә Әхмәт Вәли үз өендә кунаклар кабул иткән, дип белдерде. Сәрдәр Мөхәммәт аның янына документлар тотып килгән, соңыннан аның башына һәм күкрәгенә аткан. Тән сакчылары Мөхәммәтне шунда ук атып үтергән.
АКШ: Әхмәт Вәлине үтерү гаскәр чыгару белән бәйле түгел
Бу айда АКШ Әфганстаннан гаскәрләрен чыгара башлый. Мондый һөҗүмнәр илдә халыкара гаскәрләр кимү белән көч куллану тагын да арта ала дигән борчылуга сәбәп була ала.
Дәүләт департаменты матбугат вәкиле Виктория Нуланд, һөҗүмне тәнкыйтьләп һәм Карзаи гаиләсенең кайгысын уртаклашып ясаган белдерүдә, “үтерү һәм гаскәр чыгару арасында бәйләнеш юк”, диде.
49 яшьлек Әхмәт Вәли Карзаи илнең иң тәэсирле һәм каршылыклы сәясәтчеләрнең берсе иде. Ул үзенә булган ике һөҗүмдә (2008 һәм 2009 елларда) исән калды.
АКШ һәм Көнбатыш ягын тоткан сәясәтче озак еллар наркотик сәүдәсе, коррупция һәм үзенә генә хезмәт иткән гаскәр тоту тирәсендәге җәнҗалларга катнашы белән танылды.
Президент Хәмит Карзаи туганын яклап, аңа каршы бу гаепләүләрне кире кагып килде.
2009 елда "The New York Times" басмасы Әхмәт Вәлинең АКШ күзләү оешмасыннан акча алып торуын язып чыккан иде.
“Идарә аңа төрле эшләр, шул санда Кандаһар тирәсендә Үзәк күзләү идарәсенә ярдәм иткән кешеләрне яллау өчен түләгән”, диелгән әлеге мәкаләдә.
Президент белән Әхмәт Вәли Карзаинең аталары бер. Аларның аталары, канун чыгаручы һәм Поползаи паштун кабиләсе башлыгы Габдел Әхмәт Карзаи 1999 елда Талибан һөҗүмендә үтерелде.