Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изместьев ришвәт челтәрен ачып бирергә вәгъдә итә


Игорь Изместьев
Игорь Изместьев

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы утырышында Дмитрий Медведевка 2007 елда кулга алынып гомерлек төрмәгә ябылган Башкортстаннан элекке сенатор Игорь Изместьев турында документлар тапшырылган. Игорь Изместьев ришвәт челтәрен ачып бирергә ярдәм итәргә вәгъдә иткән.

Башкортстанда президент алмашынып, яңа президент Рөстәм Хәмитов әкренләп элекке президент Мортаза Рәхимовтан калган башкорт элитасына яраклаша башлаганда, республикада янә үзенчәлекле тотрыклылык урнаша башлаганда, кинәт кенә башкорт элитасының рәсми булмаган башлыгы Мортаза Рәхимов тирәсендә яман җәнҗал чыгу ихмаллыгы калыкты.

5 июльдә Нальчик шәһәрендә Русия президенты каршындагы кеше хокукларын яклау шурасы утырышында Русия президенты Дмитрий Медведевка төрле авыр җинаятьләрдә гаепләнеп, гомерлеккә төрмәгә ябылган Башкортстанның федерация шурасына әгъзасы, эшмәкәр Игорь Изместьев эшенә кагылышлы документлар тапшырылган.

Президент каршындагы кеше хокукларын яклау шурасы эшендә катнашкан коррупциягә каршы милли комитет рәисе Кирилл Кобановның матбугат очрашуында әйтүенчә, “документларда Изместьевның коррупция схемаларын ачып бирергә әзер икәнлеге турында белдерүе бар. Ул документлар президентка тапшырылды. Нәтиҗәләрне көтәбез”.

Билгеле булганча, Башкортстан президенты гаиләсенә үтә якын исәпләнгән һәм шуның аркасында сенатор булып киткән Игорь Изместьны 2007 елда Бишкәк һава аланында Русиянең махсус орган хезмәткәрләре кулга алды. Шуннан соң аңа Русия җинаять кодексында каралган дистәдән артык мәддә тагылды. Изместьев зур күләмдә салым түләмәүдә дә, яллап кешеләр үтертүдә дә, 2003 елгы президент сайлауларында терракт оештыруда гаепләнде.

Ябык ишекләр артында барган мәхкәмә 2010 елның 28 декабрендә аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Әмма бу эш белән Мәскәүдәге кеше хокукларын яклаучы Людмила Алексеева, Олег Понамарев һәм башкалар ныклап кызыксына башлагач, мәхкәмәнең бик үк кануни кысаларда алып барылмавы ачыклана. Иң мөһиме мәхкәмәче кайбер шаһитләрнең кеше үтертүләр артында Изместьев түгел, ә элекке Башкортстан президентының улы Урал Рәхимов тора дип раслауларын бөтенләй искә алмый.

Шунысы да мәгълүм, сенатор булып киткәнче Игорь Изместьев Урал Рәхимов бизнесы орбитасында була һәм Башкортстан нефтенә хуҗа булмавы сәбәпле, бу өлкәдә кеше үтертеп йөрүе турындагы гаепләүләр дә мантыйк кысаларына сыймый.

Мәгълүмат чараларында Изместьев өстеннән барган процессны сәяси процесс дип атыйлар иде. Ни дисәң дә, әлеге процесс барышында яман төсләрдә Башкортстанның ул вакыттагы кодрәтле президенты Мортаза Рәхимов һәм аның улының исеме яңгырады. Шуңа күрә, әгәр Изместьевка бу фани дөньяда югалтыр әйбере калган һәм ул алга-артка карамыйча, бар хакыйкатьне ачарга җыенган икән, моның бик җәнҗаллы вазгыятькә китерүе ихтимал.

Башкортстан һәм аның элекке җитәкчелеге тирәсендә җинаять җәнҗалы туармы, хәзер инде Русия президентына һәм моңа кадәр Мортаза Рәхимовны яклап килгән Русия премьеры Владимир Путинга бәйле.
XS
SM
MD
LG