Accessibility links

Кайнар хәбәр

Синьзян-Уйгырда берничә кеше үтерелгән


Кытайның Синьзян-Уйгыр автоном төбәгендә билгесез кешеләрнең полиция бүлегенә һөҗүме вакытында берничә кеше һәлак булган.

Полиция мәгълүматларынча, ике тотык, ике полиция хезмәткәре һәм шулай ук берничә һөҗүм итүче дә үлгән. Барлыгы алты кеше тотык итеп алынган булган. Тотык итеп алучыларның кемнәр икәне белдерелми.

Элгәре дә Синьзян-Уйгырда яшәүче мөселман уйгырлар һәм этник кытайлар арасында каты бәрелешләр булгалады. 2009 елгы бәрелешләр вакытында 200-ләп кеше үлде.
XS
SM
MD
LG