Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшләргә эш бар, теләүчеләр генә җитми


Клара Таҗетдинова
Клара Таҗетдинова

Татарстанда хезмәт биржасында тәкъдим ителгән эш урыннары санына караганда эшсезләр саны кимрәк. Шулай да эш эзләүчеләргә үз максатларына ирешү җиңел түгел.


Җәй көне эш эзләүче кешеләр саны артканнан арта гына бара. Вакытлы эш эзләүче студентлар җәйнең инде беренче аеннан ук күңелләренә ятышлы, төп таләпләренә туры килерлек шөгыль сайлау белән мәшгуль.

Җәй көнен бушка уздырмыйча, уку башлануга хәтле эшләп алу күпләрне кызыксындыра. Гомумән, эшне каян эзләргә, аны табу авырмы, нинди яшьтәге кешеләрне күбрәк кабул итәләр, кайсы вакансияләр киң таралган?

Бу сораулар яшь буынны гына түгел, ә уртача, хәтта инде өлкән буын вәкилләрен, пенсиядәге кешеләрнең дә игътибарын җәлеп итә.

18 июль көнне “Татмедиа”да “Татарстан хезмәт базарындагы хәл” дигән темага матбугат очрашуы уздырылды. Татарстан республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова җитәкчелегендә барган бу конференциянең төп максаты – Татарстанның хезмәт базарында булган вазгыятьне ачыклау.

Министр урынбасары әйтүенчә, Татарстанда 2011 елның апрель-май айларына 1938,7 мең кеше эшләүчеләр санын тәшкил итә икән. 91,9 мең кеше актив рәвештә эш эзләү белән шөгыльләнә.

Оператив мәгълүматларга караганда, бу елның 13 июленә бөтенләй эшләмәүчеләр саны 31,2 меңгә җиткән.

Республиканың мәшгульлек хезмәте ел саен балигъ булмаган балаларга (14-18 яшьлекләргә) җәйге ял вакытында эшкә урнашырга ярдәм итә. 2011 елның күрсәткечләренә күрә, 40 меңгә якын яшүсмер вакытлы эшкә урнаштырылган.

Татарстан республикасы бу програмны чынга ашырыр өчен, 25 миллион акча бүлеп бирә. Яшүсмерләрне эшкә урнаштыруда социаль яклауга мохтаҗ балаларга өстенлек бирелә.

Болар: ятим калганнар, инвалидлар, әти-әнисе эшләмәүчеләр гаиләсеннән булганнар. Яшүсмерләрне аеруча кызыксындырган һәм яраклы дип саналган эшләр булып, ярдәмче, булышчы эшләре тора.

Мәктәпләрне, спорт мәйданчыкларын төзекләндерергә булышу, ремонт эшләрен башкару, шәһәрне яшелләндерүдә, хуҗалык эшләрендә ярдәм күрсәтү – яшьләр башкарган төп вазифалар.

Үз көчләрен һәм тырышлыкларын сынап карарга теләгән яшьләр шушы вакансияләрне уңай күреп, тизрәк эшкә керергә ашыга. Ләкин яшьләр генә түгел, ә өлкән яшьтәге, пенсия алучы кешеләр дә эш эзли.

Яңа технологияләр чыгып барган саен, эшләнәсе эш тә камилләшә һәм катлаулана бара. Барлык яшьтәге кешеләр дә яңарыш чоры белән бергә атлап баруны уңай саный. Югары уку йортын бетереп, белгеч дәрәҗәсендә диплом алучылар саны шактый.

Ләкин, Клара Таҗетдинова әйтүенчә, югары белем алып эш таба алмаган кешеләр саны урта һөнәри белемнәре белән эш эзләүчеләрдән күпкә артыграк.

“Хезмәт базарында юристлар, экономистлар, укытучылар һәм башка белгечләр шул хәтле күп. Аларның барысын да эш белән тәэмин итү кыен. Гади эшчеләр: токарь, балта остасы, гомумән, кул эшен белүчеләр күбрәк булсын иде”, дип тели министр урынбасары.

Шунысын аерып әйтергә кирәк, хезмәт биржасына гариза бирүче кешеләр саны, буш вакансияләр белән чагыштырганда әзрәк икән.
XS
SM
MD
LG