Accessibility links

АКШ Русияне наркотикка каршы көрәшкә чакыра


Таулар һәм сак куелмаган җирләрдән наркотик Әфганстаннан Үзәк Азия илләре аша Русиягә килә. Кушма Штатлар наркотикка каршы көрәш планын тәкъдим итә.

Наркотик сатып кайбер төркемнәр миллиардларча доллар акча эшләгәндә, икенчеләренең гомерләре өзелә бара һәм ул кешеләрне саны миллионнарга җитә. Сер түгел, Русиягә әфьюнның иң күбе Әфганстаннан килә. Вашингтонда наркотикларга каршы көрәш эшен алып баручы рәсмиләр Әфганстаннан Үзәк Азия илләре аша Русиягә үтеп керүче әфьюн ташкынын бетерү планын тәкъдим итте. Кушма Штатлар хәрбиләренең Әфганстаннан китәргә җыенуы бу наркотик сәүдәсенә дә тәэсир итәр һәм ул үсеш алыр дигән куркыныч бар.

План әле тулысынча төгәлләнмәгән һәм ул “Үзәк Азиядә наркотикка каршы көрәш төркеменең башлангычы” дип атала. Әлеге план Үзәк Азиянең биш илендә, аерым алганда Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстанда наркотикка каршы максатчан төркемнәр төзүне күздә тота. Бу төркемнәр Әфганстан һәм Русиядәге шундый ук вәкилләр белән элемтәдә торачак.

Әлеге җиде төркем наркотикка каршы көрәштә уртак һәм чикара координация эшен яхшырту, әфьюн белән бәйле нигездә кулга алынган һәм эзләүдә булган вәкилләргә карата дәлилләр җыярга булышуны күздә тота.

Кушма Штатлар дәүләт секретаренең наркотиклар контроле һәм тәртип саклау эше нигезендәге ярдәмчесе Уильям Браунфелд сүзләренчә, Вашингтон бу план ярдәмендә җиде ил арасында ышанычны арттырырга исәпли.

“Боларның Үзәк Азия өчен нәрсәсе мөһим? Бу чара ярдәмендә Әфганстаннан наркотик җитештерү турындагы четерекле һәм кирәкле мәгълүматны һәм хокук саклау вәкилләренең наркотик сатуга каршы эшчәнлеге тырышлыкларын белеп булачак. Ә Русия өчен бу ник мөһим? Моның ярдәмендә Әфганстан һәм Үзәк Азия илләре белән көрәшне берләштерү турында сөйләшеп була. "Әлегә кадәр бу мөмкин түгел иде", ди ул.

Хәрбиләр киткәч, хәл катлауланырга мөмкин

Кушма Штатлар департаменты бу максатчан төркемнәрнең үсеше өчен укуларга һәм җиһазлар сатып алуга акчалар бүләчәк.

Браунфелд июнь азагы һәм июль башында Кыргызстан, Казакъстан, Таҗикстан һәм Русия буйлап йөреп наркотикка каршы көрәш турында җитәкчеләр белән сөйләшүләр алып барды. Сәфәр барышында ул Кыргызстан президенты Роза Отунбаева һәм Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон белән очрашты.

Ул анда Әфганстаннан ел азагына ун мең АКШ хәрбиләрен чыгару әфьюн сәүдәсен арттырырга мөмкин дигән куркынычларны берничә тапкыр ишеткән. Әмма Браунфелд Әфган җирле хокук саклаучыларына ярдәм итәчәген әйтә.

“Без Әфганстанда алга киттек дип ышанам. АКШ һәм НАТО бергәләп Әфганстаннан хәрбиләрне чыгара. Без киләчәктә дә әфган хокук саклаучыларына булышырбыз. Безнең планда ярдәм итмәү турында сүз бармый, без бары хәрбиләрнең санын гына азайтабыз”, ди ул.

Кушма Штатлар бу планны булдырганда, Үзәк Азия илләре Русия фикерен көтә. 9 июльдә Русия саклану министрлыгының “Красная звезда” рәсми газетасында АКШ бу төбәкләрдә үз максатларын истә тота дип ишарәләгән язма бастырды.

Браунфелд Мәскәүдә вакытта саклану министрлыгы вәкилләре белән очрашмады. Ул АКШ һәм Русия наркотикка каршы көрәштә бер максатларны – төбәктә наркотик таралуны азайтуны истә тота дип санавын әйтте.
XS
SM
MD
LG