Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда да американча праймеризлар башланды


Апаста үткән праймериз, 21 июль 2011
Апаста үткән праймериз, 21 июль 2011

Татарстандагы хакимият фиркасе праймеризларын башлап җибәрде. "Бердәм Русия" фирка эчендә генә булса да чын демократик сайлау үткәрү турында белдерә.


Беренче праймериз - сайлау исемлегенә керү өчен беренчел сайлану тырышлыклары - 21 июльдә Апаста үтте. 10 августка кадәр фирка эчендәге сайлаулар барлыгы 14 район һәм шәһәрдә узарга тиеш.

Фирка һәм "Халык фронты"на кергән иҗтимагый оешмалар ярдәмендә төзелгән исемлеккә барлыгы 117 кеше кергән. Алар арасында президенттан алып барлык министрлар, аларның урынбасарлары, хөкүмәт әгъзалары, дәүләт оешмалары җитәкчеләре, эре ширкәт башлыклары һәм район җитәкчеләре дә бар.

Бу республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның үз гoзере булган, дип хәбәр ителә, ул министрларының ни дәрәҗәдә популяр һәм халыкның ышанычын яулавын белергә тели икән.

Хакимият фиркасе вәкилләре дә чын демократик сайлаулар үткәрү турында белдерә. Татарстандагы "Бердәм Русия"нең мәгълүмат үзәге башлыгы Алена Ахмадуллина: "Бу ачык, демократик чара булачак. Аңа карап намзәтләрнең ни дәрәҗәдә танылган һәм абруйлы булуы турында төгәл саннар алачакбыз", диде.

Һәр җирле праймеризта намзәтләр өчен фирка һәм "Халык фронты" әгъзалары арасыннан сайлап алынган 300ләп җаваплы вәкил тавыш бирә. Оештыру тәртибенә караганда, аларның исемлекләрен "Халык фронты"ның Төбәк координация шурасы раслый.

Фирка исеменнән күрсәтелгән җаваплы вәкилләрне дә фирка җитәкчелеге карап чыга. Барлыгы 4 меңләп кеше сайлап алынган икән, алар праймеризлар үткәрү урыннарына күчеп йөрергә тиеш.

Халык күңелен кем яулар?

Исемлек 40 кешелек төркемнәргә бүленгән. Апаста үткән беренчел сайлауда катнашучыларны, вазифаларына карамастан, халык алдына, сәхнәгә алфавит исемлек белән чакыртып алганнар.

Министрлар да, иҗтимагый оешма вәкилләре дә 3 минут эчендә үз эшләре һәм фирканең бурычлары, тәкъдимнәр турында аудиторияне ышандырырлык итеп сөйләргә тиеш булган.

Апаста үткән беренче праймеризта, аерым алганда, вице-премьер, хөкүмәт идарәсе җитәкчесе Шамил Гафаров, премьер министр урынбасары Зилә Вәлиева, фирканең Татарстан бүлеге башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, “ГТРК-Татарстан” каналы хәбәрчесе Дмитрий Второв башка танылган һәм бик ук билгеле булмаган кешеләр чыгыш ясады.

Барлык чыгышларны тыңлап чыкканнан соң, сайлаучылар махсус бастырылган бюллетеньнәрдә барлык 117 кеше арасыннан аеруча ошаганнарын һәм аеруча абруйлыларның исемнәрен тамгаларга тиеш була.

Бөтен республика күләмендә үткәрелгән беренчел сайлауга нәтиҗә якынча бер айдан ясалачак. Иң күп тавыш җыйганнардан иң популяр шәхесләр исемлеге төзелер, дип көтелә. Шул рәвешле Русия думасына Татарстаннан баручы намзәтләр исемлеге дә барланачак, ди фирка вәкилләре.

Чынлыкта Думага кем барачак?

Фәрит Мөхәммәтшин
Элегрәк “Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Думага республикадан элеккечә 14ләп депутат сайлату кирәклеге хакында әйткән иде.

Ахыргы исемлек нинди кешеләрдән торачак һәм андагы шәхесләр нинди тәртиптә төзеләчәк әлегә белеп булмый.

Әмма барлык хөкүмәт әгъзалары, министрлар, дәүләт оешмалары җитәкчеләренең урыннарын ташлап Думага китүе икеле.

“Бердәм Русия” фиркасе Татарстан бүлеге мәгълүмат үзәге башлыгы Алена Ахмадуллина: “Башкарма хакимият вәкилләренең Думага китүе-китмәвен әлегә әйтеп булмый, федераль исемлекләрдә региональ төркемнәр бөтен Русия күләмендә үткән праймериздан соң төзелә, диде.

Шулай итеп, Президент командасы үзенең абруе һәм ышандыру көче белән “Бердәм Русия”гә тавышлар җәлеп итмәкче. Ә Думага бер дистә тирәсе кеше генә үтә алачак.

Шулай ук исемлеккә хакимият фиркасенең җитәкче оешмаларыннан, Дума депутатларыннан, Татарстандагы Бөтенрусия "Халык фронты" Координацион шурасына кергән оешмалардан, аерым кешеләрдән сайлап алынган кандидатлар керде.

Мәсәлән, анда Татарстандагы "Халык фронты"на кергән “Опора России”, "Әфган ветераннары Русия берлеге", Бөтенрусия Пенсионерлар Шурасының Татарстан бүлеге, Һөнәр берлекләре федерациясе һәм башка иҗтимагый оешмаларның бер-ике вәкиле бар.

Татарстаннан Думага сайланган депутатлар да урыннарын саклап калмакчы, гимнастика остасы Алина Кабаева да, эре эшмәкәр Айрат Хәйруллин да, элекке район башлыгы һәм соңгы вакытта тарихчы булып киткән Фатих Сибгатуллин да, башкалар да праймеризларда катнаша һәм үтемле чыгышлар ясарга әзерләнә.
XS
SM
MD
LG