Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңамусада ачлык елы корбаннарына һәйкәл куелды


Һәйкәл янында корбаннарга дога кылынды
Һәйкәл янында корбаннарга дога кылынды

Оренбур өлкәсенең Шарлык районы Яңамуса авылында 1920-21 афәтле ачлык елларында үлүчеләр истәлегенә һәйкәл куелды.


Ачлык елларындагы корбаннар һәйкәле Оренбур өлкәсендә бердәнбер. Ике меңнән артык кеше бер урында, тау өстендә җирләнгән урында һәйкәл куелды.

Әлеге тауга кемдер машинада, кемдер җәяү менә. Тик аларның максатлары бер: ачлык елларында үлүчеләрне искә алу. Нәкъ 90 ел элек шушы тауда замандашларыбызның якыннары соңгы урынын таба.

Узган гасырның 70нче елларында ук Яңамуса авылы халкы ачлыктан үлүчеләр истәлегенә таш куя һәм наратлар утырта. Еллар үтү белән таш җимерелә башлый, ә наратлар, киресенчә, зур урманга әйләнә. Инде менә яңамусалар әлеге ташны яңа һәйкәл белән алмаштыра. Әлеге һәйкәлне куючыларның берсе Рәфис Мөхәммәтов.

“Дусларыбыз белән бергә җыелып, һәйкәлне яңарттык, өстенә ай куйдык, тирә-ягын коршап куйдык. Бу эшебезгә үзебез дә куандык, авылдашларыбыз да рәхмәтле”, ди оста.

1920-21нче ачлык еллары бер генә гаиләне дә урап үтми. Үзләре дә 80 яшен тутырып килгән Нәфисә Гәбитова белән Роза Җәлилова бу куркыныч елларны якыннарының сөйләгәне буенча хәтерли.

Ачлык корбаннары һәйкәле янында
“Бу Яңамуса авылы халкының каберлеге. Монда ачлык елларында үлгән 2 мең 6 кеше ята. Елына әллә ничә тапкыр менеп, шушы урында Коръән укыйбыз. Күбесе урамнарда үлеп калган, шуңа күрә аларның һәрберсен тәрбияләп күмәргә мөмкинлек булмаган, 15-20шәр кешене бер чокырда җирләгәннәр. Шуңа күрә бу һәйкәл алар истәлегенә куелды”, дип сөйләде әлеге апалар.

Тауга алып менү өчен үлекләрне ат арбасына салып, анда сыймаганнарны ат койрыкларына бәйлиләр.Каберләрне казырга көч булмаганлыктан, зур итеп чокыр казып, барысын да бергә җирлиләр. Ә бит ачлыктан үлүчеләрнең саны бер Яңамуса авылында гына да ике меңнән арта.

Бу чорда ачлыктан котылырга хәйрия оешмалары ярдәмгә килә. Ләкин ярдәм авылга түгел, ә шәһәргә килә. Советлар берлеге хөкүмәтенең авыл халкыннан барлык ашлыкларын кырып-себереп җыюның нәтиҗәсе – 7 миллион крестьянның ачлыктан үлеме ул.

Мәсәлән, инглиз һәм американ миссионерлык оешмалары Оренбур төбәгенең Бозаулык шәһәрендә яшәүче хатын-кызлар һәм балаларга ашамлык һәм киемнәр белән ярдәм итә. 1922 ел башында алар бу хакта документаль фильм да төшерә.

Бу хакта авыл хакимияте дә онытмый. Яңамуса авылы хакимияте башлыгы Раилә Бадамшина һәйкәл урнаштырулары турында түбәндәгеләрне сөйләде:

“Безнең бурычыбыз – булган һәйкәлләрне саклау. Төзекләндерү эшләре өчен бюджеттан акча бүленеп бирелде. Инде хәзер бу урынга картлар да, яшьләр дә килә. Яшьләребез дә шулай тарихыбызны саклый белсен иде”.

2011 елда әлеге ачлык афәтенә 90 ел тула. Тик бу хакта Яңамуса авылы халкы кебек һәйкәл куючылар да, нарат урманы утыртучылар да әлегә күренми.

XS
SM
MD
LG