Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндәге шартлауда тугыз хәрби үлде


Йәмәннең көньягындагы Аден шәһәрендә интихарчы бомба шартлатып тугыз хәрбине үтерде, кимендә 20 хәрби яраланды.

Шартлау солдатларны якындагы Абьян виләятенә, әл-Каидә белән бәйле сугышчыларга каршы хәрби чарага алып баручы машиналар кәрваны хәрби ныгытмадан чыкканда булган.

Йәмән саклану министрлыгы бу һөҗүм өчен әл-Каидәне гаепли.

Абьян виләяте башкаласы Зинҗибарның зур өлеше май аеннан бирле радикал исламчылар кулында.
XS
SM
MD
LG