Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булгария" казасының барлык корбаннары да табылды


"Булгария" корбаннары хөрмәтенә куелган чәчәкләр
"Булгария" корбаннары хөрмәтенә куелган чәчәкләр

"Булгария" корабында дүшәмбе иртәсенә тагын ике мәет табылды. Фаҗигадә 122 кешенең үлеме расланды.

Идел елгасында баткан “Булгария” корабын тикшергәндә дүшәмбе иртәсенә тагын ике кешенең мәете табылды. Якшәмбе көнне алты мәет табылган иде. Хәзер инде бу фаҗигадә барлыгы 122 кешенең үлеме рәсми рәвештә раслана. Корбаннарның 28-е балалар.

Корабта табылган мәетләр Казанга җибәрелеп туганнары аларны танып алган.

Корабта булган 201 кешенең 79-ы коткарылды.

10 июльдә баткан “Булгария” корабы 20 метр тирәнлектән шимбә көнне су өстенә чыгарылды һәм берничә чакрымга, Иделнең "Кирельское" култыгындагы сай урынга күчерелде. Корабның су керердәй урыннары ныгытылды.

Эчендәге су чыгарылып йөзәрлек хәлгә китерелгәннән соң ул кораблар тора торган якындагы бер урынга күчереләчәк.

“Булгария”нең капитан бүлмәсен караганнан соң капитан Александр Островскийның корабны якындагы сай урынга алып бару өчен соңгы мөмкинлеккә кадәр тырышканлыгы ачыкланды. Корабка якындагы сау урынга барып җитү өчен 40 метр гына калган булган.


“Булгария” фаҗигеннән соң беренче атнада анда 208 кеше булган дип белдерелеп килсә дә, соңрак исемлектәге җиде кешенең бу корабка утырмаганлыгы ачыкланды. Берничә көннән аларның туганнары яки алар үзләре исән булуларын хәбәр иткән.
XS
SM
MD
LG