Accessibility links

Кайнар хәбәр

Андерс Брейвик җинаятьне үзе генә кылмаганын әйтә


Андерс Брейвик
Андерс Брейвик
Норвегиядә ике террор гамәле кылуда гаепләү белдерелгән Андерс Брейвик, бу эшне үзе генә башкармаганын белдерде. Аның сүзләренчә, «ул әгъзасы булган террорчылар челтәренә кергән ике төркем» эше. Элгәре ул барсын да үзем генә кылдым, дип әйткән иде.

Мәхкәмә аны башта сигез атнага ябу карары чыгарды. Беренче дүрт атнасында аның янына беркем дә кертелмәячәк.

32 яшьлек Андерс Брейвик Ослода шартлау һәм Норвегия башкаласы янындагы яшьләр җәйләвенә кораллы һөҗүм оештыруда гаепләнә. Әлеге ике террор гамәлендә туксаннан артык кеше үлде, йөздән артык кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG