Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкүмәт яшьләр оешмалары белән очрашты


Очрашу барышында. Сулдан уңга - Илдар Гыйльметдинов, Зилә Вәлиева
Очрашу барышында. Сулдан уңга - Илдар Гыйльметдинов, Зилә Вәлиева

25 июль көнне Татарстан яшьләр оешмалары хөкүмәт йортында очрашып, сөйләшү уздырды. Өч дистәдән артык оешма вәкилләре булган проблемаларын тикшерде, отарга мөмкин грантлар турында сөйләште, үз тәкъдимнәрен республика түрәләренә җиткерде.


Яшьләр оешмаларына кагылышлы сораулар күп булганлыктан, оешма вәкилләре бу очрашуны бик урынлы дип тапты. Хөкүмәт муниципаль яшьләр берләшмәләренә быел 150 миллион сум бүлеп биргән инде. Әмма бу акчаның тигез бүленмәве проблемалар тудыра икән.

Акчаны ничек бүләргә?

Киләсе елда яшьләр оешмаларына 1миллиард 200 миллион сум акча каралган. Быел аларга тагын 600 миллион сум чамасында финанс бирү планлаштырыла.

Ләкин акчалата ярдәм бары тик юридик яктан дөрес рәсмиләштерелгән оешмаларга гына бирелә, дип белдерде Татарстан республикасының премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева.

Хәзер яшьләр оешмалары грант алырга дип, гариза бирү белән мәшгуль. Оешмаларның төрледән-төрле проектлары белән грант бәйгесенә катнашулары аларның көч-көдрәтен, дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итә.

Ләкин җыелышта кайсы оешманың нинди проект тәкъдим итүе әйтелмәде, һәрхәлдә алар бер-берсенең планнарын алдан беләләр дигән фикер туды. Шуны да әйтергә кирәк, җыелышка журналистлар никтер чакырылмаган иде.

Очрашу әңгәмә формасында булганлыктан, оешма вәкилләре бер-берсе белән фикер уртаклашып, үз тәкъдимнәре белән таныштырды. Хәзерге яшьләр бу оешмаларга битараф карый, дигән фикерләр дә яңгырады.

Яшьләрне ничек җәлеп итәргә?

Хәзерге күпчелек оешмалар рәсми рәвештә танылмаган, уртак бина булдыру шартлары да шактый кыенлыклар алып килә икән. Зилә Вәлиева әлеге проблеманы чишү өчен яшьләрнең, тәрбиясез калган балаларның, үсеп килүче буынның ихтыяҗларын күздә тотып, кызыксынуларны берләштерүгә нигезләнгән оешмаларны булдыру кирәк, дип белдерде.

Хөкүмәт, яшьләр оешмаларыннан проектлар көтә. Аларның проектлар белән төрле чара-бәйгеләрдә катнашуы оешмаларга керүчеләр саны артуга да китерә, ди премьер-министр урынбасары.

Грант отуга нигезләнгән проектларда катнашучыларның яшь чикләнеше проблемасы да бар. Нинди дә булса проект тәкъдим итүчеләрнең яше 30дан артмаска тиеш икән.

"Безнең оешмада инде тәҗрибә тупларга өлгергән 35-40 яшьтәге вәкилләр саны шактый. Аларның чараларда катнаша алмаулары бик аяныч", ди Татарстан республикасының яшь галимнәр һәм белгечләр хәрәкәте оешмасын җитәкләгән Виктор Туманин.

"Иң мөһиме – дөрес юл күрсәтү"

“Грант бәйгесендә катнашу өчен бик күп кәгазьләр тутыру сорала. Ул аңлашыла да. Ләкин, аларның дәрес итеп тутырылмавы мөмкинлекләрне киметә, шунлыктан кызыклы проектлар күрсәтелми кала”, ди Татарстан республикасының аграр яшьләр оешмасы вәкиле Ләйсән Төхвәтуллина.

Татарстанда яшьләр оешмаларының үсеше һәм танылуы өчен проектларны интернет челтәренә урнаштыру кулай. Ул проектлар белән танышучылар саны арткан саен, чит ил инвесторларын җәлеп итү мөмкинлеге дә барлыкка килә.

Тамуна Бахия
“Безнең оешма инде 4нче ел эшләп килә. Катнашучылар саны 20дән артмаса да, төрле милләтләрнең мөнәсәбәтләрен ныгытуга юлланган бу оешманы бик кирәкле дип саныйм. Иң мөһиме – яшь буынның туган проблемаларын чишәргә булышу, аларга дөрес юл күрсәтү, иҗатка-сәнгатькә омтылышларын арттыру”, ди Татарстан республикасының төрле милләт яшьләрен җыйган оешма вәкиле Тамуна Бахия.

Яшьләрнең социаль активлыгын үстерүгә нигезләнгән бу оешмаларны ныгытуны хөкүмәтнең төп вазифаларының берсе дип карарга була. Әлбәттә, яшьләр оешмаларына дип аталган миллионнар тиешле проектлар өчен тотылса, алар, ниһаять, үсеш белән алгы планга чыгар иде.
XS
SM
MD
LG