Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарстан” 2016 елга Boeing, Якларны Airbus, Bombardierларга алыштыра


Һава ширкәтенең Boeing-737 очкычы
Һава ширкәтенең Boeing-737 очкычы
“Татарстан” һава ширкәте быел көзгә Як-42 очкычларын кулланыштан алырга җыена. Ширкәтнең шундый ике ике очкычы бар. 2016 елга Boeing-737ләрнең дә очышы тукталачак. Хәзер һава ширкәтенең биш Boeingгы бар.

Һава ширкәтенең коммерция мөдире Лазар Илиев Интерфакска, Airbusларга күчү ширкәтнең үсеш планнарының бер өлеше булуын әйтә. Быел “Татарстан” ике А-319 очкычы алды инде. Алар 2007 елда чыккан. 2012 елда тагын шундый ике очкыч кайтачак.

Алардан тыш һава ширкәте 2012 елда якын араларга очу өчен Канадада эшләнгән CRJ-200 (Bombardier) очкычларын да алырга җыена.
XS
SM
MD
LG