Accessibility links

Хәмитов белән журналистлар арасында низаг туды


 Рөстәм Хәмитов һәм Рәүфә Рәхимова
Рөстәм Хәмитов һәм Рәүфә Рәхимова

Бәйсез интернет сәхифәләр хәбәренә караганда, “Аргументы и факты” гәзитенең Башкортстан кушымтасын чыгаручылар эштән алынырга мөмкин.


“Аргументы и факты” гәзитенең Башкортстан кушымтасын чыгаручы унбиш кешегә эшсез калу яный. Кушымтаның баш мөдире Рәүфә Рәхимова - Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның туганының кызы. Бәйсез интернет сәхифәләр "Рөстәм Хәмитов Рәүфә Рәхимовадан агасының үчен аламы?" дигән сорау куя.

Билгеле булганча, Башкортстанның нефть тармагын саткан акчаларны казнага кайтарып булмады. Ул акчалар өстендә Мортаза Рәхимов утыра. Бу уңайдан Рәхимов һәм Хәмитов арасында киеренкелек туды. Әлеге вакытта редакция хезмәткәрләре һәм Хәмитов арасында язышу бара.

Редакциянең алты атна элекке мөрәҗәгатендә шундый юллар бар:

“Бу сезнең республиканы һәм аның мәгълүмат кырын ачык һәм дискуссияле итү теләге булган бер вакытта бара. Гәзит тирәсендә барган хәлләр сез игълан иткән сәяси ачыклык, үтәкүренмәлелек курсына һич кенә дә туры килми.”

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов исә: "Гәзитегезне беркем дә алмый", дип тынычландырган. Шуннан соң редакция хезмәткәрләренә эш килешүләре тукталуы турында хәбәр килгән. Редакция хезмәткәрләре кабат президентка мөрәҗәгать юллады.

Гәзит тирәсендә киеренкелек дәвам итә. Журналистлар каршылык чаралары үткәрү белән яный.
XS
SM
MD
LG