Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре көннәрендә “Татар кызы” һәм “Татар егете” сайланды


"Татар кызы" Рузилә Зыятдинова
"Татар кызы" Рузилә Зыятдинова

Татар яшьләре көннәрендә иң уңган “Татар кызы” һәм “Татар егете” дигән бәйге була. Бәйгенең быелгы җиңүчеләре белән сөйләшәбез.


"Татар егете" бәйгесендә Румил Шәрипов дигән егет җиңгән. “Татар кызы”ның җиңүчесе – Рузилә Зыятдинова, бик матур, карарак йөзле, бик үзенчәлекле, сәхнәдә сирәк күренә торган киемле кыз. Башта аның белән әңгәмә кордык.

- Татарстанның көнчыгышында очрый торган диалектларның вәкиле буласыңдыр, исемең ничек була?

- Исемем Рузилә була, тумышым белән Актаныштан. Мәскәүдә татар милли мәдәни үзәгендә эшлим. Әлеге гореф-гадәтләргә һәм татар телендә шулай чиста сөйләшергә үземнем туган ягым Актанышта өйрәндем дип уйлыйм. Шулай ук Яр Чаллы дәүләт педагогик институтының филология факультетында укуым моңа зур этәргеч бирде.

- Әле дә укыйсыңмы?
"Татар егете" Румил Шәрипов

- Юк, хәзер укымыйм инде.

- Мәскәүдә ничә ел яшисең?

- Өч ел.

- Димәк, Мәскәүләрне өйрәтеп, үрнәк күрсәтеп, татарлыкны арттырып йөрисең?

- Шулай дип уйлыйм, яшьләр белән эшлим. Алар белән эшләве миңа бик тә ошый. Яшьләрдә татар теленә мәхәббәт уяту, гореф-гадәтләребезне саклап, киләсе буыннарга тапшыру өстендә күп эшлибез.

- Шулай итеп, Мәскәүдәге татарлыкны Татарстан ярдәмендә шәбәйтеп җибәргәнсез. Әңгәмәне "татар егете" белән дәвам итик. Кайсы яктан буласың?

- Самар мәдәни автономиясендә яшьләр җитәкчесе Румил Шәрипов булам. Казанга Самар татар яшьләреннән зур сәлам алып килдем.

Бәйгедә җиңми булмады инде. Бирегә мин 2008 елдан соң икенче мәртәбә килдем. Безнең оешма яшьләрен бер елдан артык җитәклим. Самар өлкәсендәге төрле югары уку йортларының татар яшьләрен берләштерәбез.

- Ничә кеше алып килдең?

- Үзем белән алты кеше килде. Алар татар яшьләре көннәрендә тырышып катнаша. Бөтенесе беренче мәртәбә килгәннәр, миңа булышалар.

- Менә син үзең баһадир гәүдәле, бәйге вакытында нинди төрләрдә бигрәк тә уңышлы чыгыш ясадың? Җырда-биюдәме, көрәштәме?

- Мин үзебезнең оешмада милли татар биюләрен башкарам. Ансамбль төзедем. Шуңа күрә бәйгедә биедем. Җырлап та җибәрербез, Алла боерса.

- Төп эшең нинди?

- Мин Самар кабель оешмасында цех мастеры булып эшлим.

- Румил Шәрипов үзе ширкәттә дә эшли, иҗтимагый эш белән дә шөгыльләнә, яшьләрне дә туплый, җырлый, бии. Яшьләр көннәре ошадымы соң?

- Әйе, 2008 елга караганда, килергә дә, катнашырга да уңайлырак булды. Татар яшьләре көннәре кебек бәйрәмнәр, аны бәйрәм дип атармын, уздыру бик мөһим. Чөнки татар яшьләренә күрешергә, танышырга, бергә булырга кирәк.
XS
SM
MD
LG