Accessibility links

Air France 2009 елгы казада пилотларны гаепләүне кире кага


Казага юлыккан очкыч кисәкләре
Казага юлыккан очкыч кисәкләре
2009 елның июнендә Air France ширкәте очкычы казасын тикшерүче хөкүмәт төркеме экипаж җибәргән җитди ялгышларны белдерде.

Аерым алганда, белгечләр әйтүенчә, очкыч биеклекне югалтканда пилотлар аны вакытында игътибарга алмаган. Ә экипаж командиры бу катлаулы хәлдә үз урынында булмаган. Air France җитәкчелеге пилотлар гаепсез дип белдерә.

Рио-де-Жайнеродан Парижга баручы А-300 Аэробусы Атлантик океан өстендә давыллы һава торышында казага юлыкты. Очкычтагы 228 кешенең барсы да үлде. Әлеге каза Air France тарихында иң зурлардан булып санала.
XS
SM
MD
LG