Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бала төшерү: Дума чиркәү теләген тормышка ашыра


Русиядә бала төшерү рекламасына чикләр кертелде. Чиркәү әһелләре инде моны күптән таләп итә. Көз көне Дәүләт Думасында тагын да кырысрак канун өлгесе каралачак.

Инде чәчләре агарып килә торган православ атакае Максим Обухов бала төшерүгә каршы кампанияне моннан 18 ел элек башлаган иде. Ул урамнарда моңа кагылышлы белешмәлекләр таратып торды.

Ләкин дөньяда иң күп бала төшерү күрсәткечләре белән билгеле Русиядә Обуховның тырышлыклары моңа кадәр әллә ни уңыш китермәде.

Узган атнада исә Русия президенты Дмитрий Медведев бала төшерү рекламасына чикләр кертүче канун имзалады. Хәзер аборт турындагы бар рекламада аның зыяны турында әйтелергә тиеш. Бу мәгълүматның рекламада 10%тан да ким булмавы зарур.

Барлык атакайлар кебек карадан киенгән Мәскәүдәге “Тормыш” дип аталган православ медицина-агарту үзәге җитәкчесе Обухов яңа канунга бик шат булуын һәм бала төшерү рекламасын тулысынча тыю яклы булуын әйтә.

“Шундый хәл килеп туды – хастаханәләргә күбрәк бала төшерү файдалырак. Алар мондый реклам булдыра һәм бу әлбәттә халыкта борчылу һәм канәгатьсезлек тудыра. Әлеге канунны күпчелек халык яклап чыга”, ди ул.

Бала төшерүгә рөхсәт кирәк булачак

Советлар берлеге заманы бала төшерү өлкәсендә үз эзен калдырды. Саклану дарулары булмау һәм кешенең бу мәсьәләдә наданлыгы шактый кына проблемнар китереп чыгарды. “Левада” үзәге мәгълүматларына караганда, ул вакытта 55 яшьләр тирәсендәге 61% хатын-кыз аборт ясатырга мәҗбүр булган.

Рекламны чикләү турындагы канун киләчәктә бала төшерүне тулысынча тыюга беренче адым диючеләр дә шактый. Инде көз көне Дәүләт Думасында яңа канун өлгесе каралачак. Аның нигезендә хатын-кыз бала төшерү теләген белдереп бер атна узгач кына операция ясалачак. Моннан тыш, кияүдәге хатын-кызларның ирләреннән, ә балигъ булмаганнарның ата-аналарының рөхсәте дә кирәк булачак.

Соңгы дистә елда тәэсире көчәя барган урыс православ чиркәве бала төшерүне туктату Русиядәге демографик кризисны җайга салырга ярдәм итәчәк дип хакимиятне бу өлкәдә чикләүләр кертергә чакыра килде.

Бүгенге көндә Русиядә 141 миллион кеше яши. Хатын-кызлар уртача 1,4 бала таба. Хакимият исә кеше санын арттыру өчен бу сан 2,1дән дә ким булмаска тиешлеген әйтә. Сәламәтлек саклау министрлыгы сүзләренчә, 2009 елны 1,3 миллион кеше бала төшергән.

Обуховның оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлектә торган демографик тикшеренүләр институты башлыгы Игорь Белобородов хәтта бала төшерүне азга гына киметү дә бу халык санына нык тәэсир итәчәк дип саный.

“Әгәр абортларны 30% киметергә мөмкин булса, без халык азаю урынына, аның артуын күрер идек”, ди ул.

Феминисткалар абортны яклап берләшә

Бу канун Русиядәге яшь феминисткалар хәрәкәте вәкилләренең җен ачуын чыгарды. Алар фикеренчә, барлык чикләүләр бала төшерүне кача-поса эшләүгә китерәчәк. Ә бу инде хатын-кыз өчен бик аяныч төгәлләнергә мөмкин.

“Феминизм” дигән төркем оештырган 40 яшьләр тирәсендәге Наталья Биттен аборт турындагы рекламны чикләүне икейөзлелек һәм ялган хәбәр тарату дип атый.

“Махсус медицина оешмасында һәм яхшы белгеч тарафыннан бала төшерү киресенчә иминлеккә зыян салмаячак. Әгәр бу канунны тәкъдим итүчеләр без бу операция һәм аның нәтиҗәсе турында хатын-кызга барысын да белдертергә тиеш дип әйтә икән, бу очракта йөклелек һәм бала табу абортка караганда тагын да куркынычрак булуын да әйтергә кирәк”, ди ул.

Биттен шулай ук бала төшерүне чикләү Русиядә демографик хәлгә яхшы тәэсир итәчәген кире кага. Ул мисал буларак Польшаны китерә. Анда бала төшерү тыелган, шуңа да карамастан туучылар саны артмый. Хәтта Русиягә караганда да кимрәк.

Хатын-кыз хокуклары өчен көрәшүчеләр Русиядә кеше саны кимүе авыр социаль-икътисади шартларга бәйле дигән фикердә. Ир кешеләрнең гомерләре кыска, шулай ук мөмкинлеге булганнар илдән китү ягын карый. Ә бу нигездә яшь буын.

Ләкин чиркәү әһелләреннән аермалы буларак, феминисткаларның сүзенә игътибар итүче юк. Гәрчә алар моңа каршы инде 3 меңнән артык имза җыйса да. Аларга теләктәшлек белдерүчеләр тагын шактый булган.

Чиркәү моның белән генә туктап калырга җыенмый

Хатын-кызлар хокукы өчен көрәшүчеләрне бу канун өлгесендә бигрәк тә бала төшерү өчен я иреңнән, ә ата-анаңнан рөхсәт алу канәгатьсезлек тудыра. Бу хәл гаиләдә хатын-кызга карата басымны арттырырга мөмкин.

Хатын-кызларга басым, көч куллану өлкәсендә эшләүче “Анна” үзәге җитәкчесе урынбасары Андрей Синельников әйтүенчә, мондый мисаллар инде бар.

“Безнең эш тәҗрибәсендә ир кешеләрнең хатын-кызга бала төшерүне тыйган очраклар булды. Һәм алар физик көч кулланган. Әгәр мондый канун кабул ителсә, ул хатын-кызны авыр хәлгә куячак. Ул үз тәненә хуҗа була алмаячак”, ди ул.

Урыс православ чиркәве җитәкчеләре көз көнне бу канун өлгесен тикшерүгә Дәүләт Думасына чакырылган. Обухов тулысынча бала төшерүне тыю яклы булуын, әмма урыс җәмгыятенең моңа әзер түгеллеген әйтә. Аның сүзләренчә, әле рухи халәтне исәпләмәгәндә генә дә бала төшерү хатын-кыз сәламәтлегенә зур зыян сала.

“Җәмгыять үзен тулысынча үлеп бетүдән һәм тумаган бала һәм хатын-кызны да мөмкин кадәр сакларга тиеш”, ди ул.
XS
SM
MD
LG