Accessibility links

Татар яшьләре биюдә ярышты


XXI Татар яшьләре көннәрендә катнашучылар
XXI Татар яшьләре көннәрендә катнашучылар

Быелгы Татар яшьләре көннәрендә бию марафоны үтте. Төрле төбәкләрдән килгән егетләр-кызлар заманча һәм милли биюдә осталыкларын күрсәтте.


Ярышта бар теләгән кеше катнаша алды, әмма жюри сайлау биюенә чыккан берничә дистә кешедән бары 10 егет һәм кызны сайлап алды.

Марафонда катнашучылар башта өйдән әзерләп килгән биюләрен башкарды. Аннан соң ярышта катнашучыларга тәкъдим ителгән көйләргә туры китереп хәрәкәтләнү осталыгын күрсәтергә туры килде.

Татарча бию тренингыннан соң марафончылар остаз күрсәткән хәрәкәтләрне күмәкләп башкарып күрсәтте. Марафон ахырында җәмәгать эшлекләре, галимнәр һәм оештыручылардан торган жюри җиңүчеләрне игълан итте:

Төрле стильләрдә иң яхшы биюче итеп, Кытайдан килгән Вәлиулла Хәсән табылды.

Азәрбайҗан татары Заур Саләмов биюгә яңалык алып килгәне өчен бүләкләнде.

Заманча биюне иң яхшы башкаручы итеп, Төмәннән Алисә Арангулова танылды.

Әстерханнан Эльвира Садыйкова биюнең иң яхшы куелышы өчен диплом алды.

Сәхнә осталыгы өчен бүләк Пермь татары Артур Уразовка бирелде.

"Танцпол йолдызы" итеп Бурятиядән Татьяна Вәлиева танылды.

Жюриның йөрәген яулаган биюче Төмән егете Альберт Шәрипов булды.

Иң оста биюче итеп, Мари Иле республикасыннан Регина Фәизханова игълан ителде.

Яшьләр биюдә ярышты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:46 0:00
XS
SM
MD
LG