Accessibility links

Войцех Ярузельскийның мәхкәмәдә катнаша алмавы белдерелде


Войцех Ярузельский (2009 ел)
Войцех Ярузельский (2009 ел)
Варшау мәхкәмәсе, 1981 елда илгә хәрби хәл кертүдә гаепләнгән, Польша коммунистларының элекке башлыгы Войцех Ярузельский сәламәтлеге начар булганга, мәхкәмә эшендә катнаша алмый, дигән карар чыгарды.

Әлеге карар бәйсез «Теләктәшлек» һөнәр берлеге башында торган протестны туктату өчен кабул ителде, дип белдерелә.

Элгәре Ярузельский 1970 елда 44 кешенең үлеменә китергән эшчеләр демонстрациясен бастыруда катнашканга гаепләү белдерелгән икенче бер мәхкәмәдә була алмавы турында белдерелгән иде.

88 яшьлек Ярузельскийда март аенда яман шеш авыруы таптылар. Хәзер ул химиятерапия үтә.
XS
SM
MD
LG