Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман яшьләренең I проектлар мәктәбе тәмамланды


Мөселман яшьләренең I проектлар мәктәбе
Мөселман яшьләренең I проектлар мәктәбе

Сәләтле мөселман яшьләренең "Алтын урта” җәйләве – I Проектлар мәктәбе" тәмамланды. Болгарда үткән әлеге чарада 40ка якын мөселман яшьләре катнашты.


Проектлар мәктәбе беренче тапкыр үткәрелсә дә, катнашучыларның сүзенә караганда, югары дәрәҗәдә үткән. Чарадан соң үткәрелгән сораштыру "проектлар мәктәбе үз максатына иреште", “дәвамын көтәм”, “беренче тапкыр булса да, яхшы үтте”, диючеләрнең күп булуын ачыклады.

Җәйләүнең програмы да шактый тулы һәм файдалы иде. Мөселман яшьләре мәгънәле һәм югары дәрәҗәдә үткән остаханә, тренингларда катнашты, фикерне проект итеп формалаштыру, проектны чынга ашыру, үз өстендә эшләү, лидерлык сәләтен үстерү, җәмгыять белән эшләү алымнарына өйрәнде.

РИУда икътисад фәнен укытучы Галим Вахитов һәм Русия ислам икътисады үзәге җитәкчесенең урынбасары Сираҗетдин Нәбиев "Бизнес-план төзү. Практик аспектлар" темасына остаханә үткәрде.

Галим әфәнде яшьләрне глобаль киңлектә фикер йөртергә, Сираҗетдин әфәнде эшкә алыныр алдыннан ниятне дөрес ачыкларга чакырды.

Сулдан уңга: Сираҗетдин Нәбиев, Галим Вахитов, Айнур Солтанов

Психолог Рамил Гарифуллин белән очрашуны яшьләр аеруча ошатты. Җәмгыять белән эшләү, манипуляцияләргә бирелмәү, секталарны бер караштан ачыклый белү, чыгыш ясаганда каушамау һәм башка күп мәсьәләләр каралды. Рамил әфәнденең чыгыш башында әйткән сүзләре дә лекциянең максатын ачып бирде: “сез бу очрашуны гомергә истә калдырырга тиеш”, диде ул.

Казан федераль университеты юридик факультетының декан урынбасары Илсур Салихов “Эшлекле сөйләшүләр алып баруның теория һәм практик ягы” турында сөйләде. Ул динне фәнни яктан ачты һәм дөньяви этика белән исламның бәйләнешен күрсәтте.

«Шамил» мәчете имам-хатыйбы, казый Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин белән Җомга намазы Болгарның Җәмигъ мәчетендә укылды.

Болгарның Җәмигъ мәчетендә Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин белән Җомга намазы

Икътисад фәннәре кандидаты, КДФЭИ доценты, МBA программасы доценты Адилә Павлова "XXI гасырда лидерлык" дигән остаханә үткәрде. Ул кешеләрнең лидерлыкка карата мөнәсәбәтләре, лидерлык сәләте, аның холык белән бәйләнеше турында сөйләде. “XXI гасыр лидерлыгы – ул төркем лидерлыгы”, дип билгеләп үтте Адилә ханым.

“Татэнергосбыт” оешмасының җитәкчесе Марат Миңнебаев "Ислам һәм эшлекле шәхес этикасы" темасына остаханә үткәрде. Ул уңышка ирешү формуласын ачып бирде – “Гыйбадәт кыл һәм эшлә” сүзләре яшьләрнең төп шигаре булырга тиешлеген әйтте һәм аларны Аллаһка, гаделлек принципларына тугры калып, тырышып эшләргә чакырды.

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз белән яшьләр Идел ярында “Булгария” фаҗигасында вафат булучыларга дога кылды.

Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз белән "Булгария" корбаннарына дога кылу

Проектлар мәктәбенә күп яшьләр әзер проект белән килгән иде. Шулай да килгәч кенә эшкә тотынучылар да булды. Ничек кенә булмасын, нәтиҗәдә һәр катнашучының игътибарга лаеклы үз проекты бар иде.

Мөселман яшьләре үз проектларының әһәмиятен аңлатып, аларны тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, 30лап проект арасыннан иң уңышлы табылган 5се сайлап алынды, авторларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шул биш проект исемлегендә "Төбәкара Русиякүләм милли-мөселман ял һәм сәламәтләндерү җәйләве” проекты белән Гөлсәрия Нәбиуллина төркеме, "Мөселман яшьләренә татар теле нигезләрен өйрәтү" проекты белән Рамилә Майорова һәм Динара Мөбәрәкҗанова, “Ислам дине – якты киләчәк” проекты – “Ялкын”да дини сәхифә булдыру һәм мәктәпләрдә дини түгәрәкләр ачу фикере белән Гөлфинур Хәбриева, Чулпан Гыйләҗиева, Чулпан Галиева, “Мөселманнарның мәшгульлек үзәге” проекты белән Арыслан Хәммәдиев һәм “Мәчетләрдә милли түгәрәкләр” проекты белән Марат Ризвановлар бар иде.

Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз барлык проектларны да янәдән карап чыгачакларын, уңышлыларын тормышка ашыруда ярдәм итәчәген искәртте. Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов проектларны брошюра итеп бастырырга тәкъдим итте.

Кайтыр алдыннан

Гомумән әйткәндә, I Проектлар мәктәбе мөселман яшьләренең, күпләр уйлаганча, басынкы һәм пассив булмавын ачып бирде. “Алтын урта” сәләтле мөселман яшьләре җәйләвендә үз проектлары белән катнашучы яшьләр фикерләрен тормышка ашырырга әзер һәм җәмгыятькә файда китерү теләге белән яна.

Мәктәп укучылары үзләрендә дин түгәрәкләре оештырырга, “Мәхәллә бәйрәме” проектының авторы мәчетләрдә бәйрәм чараларын башларга, мөслимәләр өчен бию түгәрәге үткәрергә тәкъдим итүче кыз эшне үз кулына алырга, мөселманнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү тәкъдиме белән чыккан егетләр әлеге эшне үзләре башлап җибәрергә әзер.

Чара ахырында үткәрелгән нәтиҗә сораштыруында Азнакай кызы Чулпан Галиева болай дип яза: “Минемчә, бу бик уңышлы чара. Күп яшьләр яңа идеяләр белән янып йөри, әмма аларны тормышка ашыра алмый. Ә проектлар мәктәбе аларга үзләрен ачарга ярдәм итә. Киләчәктә мондый чараларны тагын да ешрак уздырырга кирәк”, ди ул.

Арчадан килгән Гөлфинур Хәбриева да рәхмәт сүзләрен күпләп әйтә. “Дүрт көн эчендә мин үзем өчен күп файдалы мәгълүмат тупладым, үземә кирәкле киңәшләр ишеттем. Шуны да әйтәсе килә: 4 көн – бик аз вакыт, ләкин шул көннәр эчендә инде туганлашып беттек дияргә була. Китәсе дә килми”, ди Гөлфинур.

Диния нәзарәтенең хәбәрләренә караганда, проектлар мәктәбе әле моның белән тәмамланмаячак. Ел дәвамында проектлар чынга ашырылачак һәм киләсе елда яңа проектлар бәйгесе игълан ителеп, II Проектлар мәктәбе оештырылачак.

XS
SM
MD
LG