Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган армияне үзенчә үзгәртмәкче


Төркиядә югары хәрби җитәкчелекне билгеләү бара. Кайберәүләр Рәҗәп Тайип Эрдоган үз кешесен куярга исәпли дип саный. Ул очракта инде Эрдоганга үз сәясәтен тормышка ашыру өчен аяк чалучылар калмаячак.

Моңа кадәр әле беркайчан да армия башлыгының хөкүмәт тарафыннан куелганы булмады. Элегрәк 250ләп офицерның төрмәгә ябылуына каршылык белдереп, җомга көнне дүрт хәрби җитәкче эшеннән киткәч, алар урынына яңаларны билгеләү мәсьәләсе килеп басты. Ул югары хәрби шура утырышы премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоган җитәкчелегендә уза. Төркиядәге профессор Надир Дәүләт бу үзгәрешләргә кешеләрнең карашы төрле булуын әйтә.

“Ак Партия өчен тавыш бирүчеләр премьерның бу адымын хуплый, ләкин калганнар армия белән хөкүмәт арасында киеренке вазгыять халыкка таралды дип саный. Армия белән хөкүмәт арасындагы ызгышның тарихы күптәннән сузыла. Башта байтак хәрби хезмәткәр, офицерлар, ягъни зур дәрәҗәле командирлар тоткарланды. Алар хәрби путчка әзерлек алып барган дип гаепләнде. Хәзер 200дән артык офицер сак астында тотыла. Әле мәхкәмәләр башланмады. Тоткарланучылар арасында 30дан артыгы пенсиядә булмаган хәрбиләр”, ди ул.

Хөкүмәт тоткарланган офицерлар пенсиягә озатылсын дип басым ясый, ләкин моңа генераль штаб каршы чыга. Соңгы ун көндә Төркия армиясе җитәкчесе Ышык Кошанер Эрдоган һәм ил президенты Абдулла Гүл белән берничә очрашу уздырды, әмма алар уртак тел таба алмый.

“Хөкүмәтнең тоткарланган офицерлар пенсиягә җибәрелсен дигән позициясенә генераль штаб җитәкчелеге “бу мөмкин түгел, алар әле хөкем ителмәгән, процедура нормаль дәвам итсен” дигән таләп куя. Хөкүмәт хәрбиләрнең бу таләпләрен кабул итмәгәч, генераль штаб һәм өч командир вазифаларыннан китте”, ди Надир Дәүләт.

Төркиядә үзгәрешләр башланды

Төркиядә хөкүмәт белән армия арасында каршылык инде күптәннән бара. Дөньяви кыйммәтләрне алга сөргән армия вәкилләре Эрдоган илгә ислам кыйммәтләрен кертә дип дәгъва белдерә. Хәзер исә ул хәрби җитәкчелеккә дә үз кешесен куйса, моңа каршы торучылар булмаячак дип борчыла.

Хәзер вакытлыча генераль штаб башлыгы дип билгеләнгән элеккеге жандармерия командиры хөкүмәт яклы позициядә тора дип санаучылар да бар.

“Эрдоган армияне үзенчә үзгәртергә тели, моны чит илләрдә дә, Төркиядә дә чамалыйлар. Төрек армиясе дин белән дәүләт эшләренең аерым торуын таләп итә. Бу мәсьәләдә ул каты тора. Хөкүмәт исә исламчыл юлдан бара”, ди Надир Дәүләт.

Аның фикеренчә, Төркиядә инде үзгәрешләр хәзердән үк күренә. Мисал өчен, рестораннарга басым бара.

“Башта тәмәке тартуны тыйдылар, хәзер инде төрле җирләрдә эчемлек сатарга ярамый диләр. Өстәмә мәчетләр салына. Матбугатка да басым бар. 1 август - Рамазанның беренче көнендә һәр матбугат шул турыда гына яза, ягъни ни генә әйтсәң дә, бер басым сизелә”, ди Надир Дәүләт.
XS
SM
MD
LG