БМО-ның балалар вакыфы UNICEF корылыктан зур зыян күргән Африка Мөгезе илләрендә яшәүчеләргә һуманитар ярдәм күрсәтү өчен дөньядагы һава ширкәтләрен теләктәшлеккә чакырды.
British Airways, Lufthansa, Virgin Atlantic, АКШ-ның транспорт ширкәте UPS һәр атна саен 15 тоннадан алып 50 тоннага кадәр йөк илтергә ризалык бирде. UNICEF сүзчесе Маришие Миркадо БМО башка халыкара ширкәтләрнең бу гамәлгә кушылуын көтә, диде.
БМО белгечләре бәяләвенчә, әгәр ашыгыч рәвештә ярдәм күрсәтелмәсә, ярты миллионлап балага ачтан үлү куркынычы яный.