Accessibility links

Десантчылар бәйрәме милләтара нәфрәт көненә әйләнде


Казанда бәйрәм иткән десантчылар яшелчә базарында сатучылар белән сугышты, полиция 3 кешенең җиңелчә җәрәхәтләнүен раслый.


Русия эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Игорь Ситко хәбәр иткәнчә, 2 август көнне тоткарланган 35 кеше хәзерге вакытта иреккә җибәрелгән.

Аларга хулиганлык маддәсе белән гаепләү белдерелгән. Эшне килештерү мәхкәмәсе хакиме бүген үк карый башлады, десантчыларга берничә мең сумлык җәзалар гына бирелергә мөмкин.

Казан полициясе идарәсе вәкиле Ситко сүзләренчә, сугышу нәтиҗәсендә сатучылар ягыннан 3 кеше җиңелчә җәрәхәтләр алган. Ул бу кешеләрнең нинди милләттән булуын хәбәр итмәде, әмма бу базарда күбесенчә Үзәк Азия илләреннән килгән мигрантларның сату итүе билгеле.

Хәрби десантчылар көнен Казан халкы да, соңгы елларда базарларда эшләүче Кавказдан килгән сатучылар да куркып каршы ала. 2 август көнне көндез зәңгәр сырлы киемнәр һәм беретлар кигән ир-атлар Казанның Горький паркы янына җыела башлаган иде. Алар анда үлгәннәрне искә алганнар, бәйрәм белән котлау сүзләре әйтелгән.

Бәйрәм урам җыенында 400ләп кеше катнашты, дип хәбәр итте шәһәр матбугаты. Десантчылар хәтта елга портына барып, “Булгария” корабында һәлак булучыларны, Җиңү паркында II Дөнья сугышында үлүчеләрне искә алды.

Кайбер десантчылар, бәйрәм уңаеннан гаскәр байракларын тәрәзәләреннән җилфердәтеп машиналарда чапты. Исергән, яланаяклы егетләрнең автобуслардан куылганнарын да күрергә туры килде. Әмма кичкә таба Казан урамнарындагы хәлләр кискенләште.

40-50ләп хәрби егет КамАЗ машинасына утырып, Адоратский урамы тирәсендәге яшелчә базарына барырга булды. Алар кычкырып, байраклар болгап, базарга бәреп керде. Десантчылар сатучыларга бәйләнеп, алар белән сугыша башлады. Барлыгы 70ләп кеше сугышкан, дип хәбәр ителә.

Десантчылар бәйрәме милләтара нәфрәт көненә әйләнде
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:46 0:00


Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, базарга полиция көчләре, ОМОН батальоны килгән, алар сугышуны туктаткан, күпмедер кешене тоткарлаган. Әмма десантчыларның бер өлеше машиналарга утырып качкан, полиция аларны соңыннан Бауман урамында тоткарлаган.

Шундыйрак хәлләр Русиянең башка шәһәрләрендә дә була. Агентлыклар хәбәр иткәнчә, Әстерхан базарында десантчылар Кавказ кешеләре белән сугышкан, Екатеринбурда яшелчә сату урынын тар-мар иткән. Шулай ук Сембердә Азия дәүләтләре һәм читтән килгән сатучылар эшли торган базарга һөҗүм итмәкче булганнар.

Мәскәүдә дә десантчылар “Киевская” метро станциясе янында чәчәк сатучы Кавказ кешеләрен куып йөргән, әмма алар метрога йөгереп кереп котыла алган.

Моңарчы “Сова” хокук саклау үзәге десантчылар көнендә ел саен милләтара һөҗүмнәр артуга борчылу белдергән иде.
XS
SM
MD
LG