Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каразаи: Боралак төшеп 30-дан артык американ хәрбие үлгән


Шимбә Әфганстанда НАТО көчләре боралагы төшеп 31 американ хәрбие һәм җиде әфган һәлак булды. Бу хакта Әфганстан президенты Хәмит Карзаи белдерде. Ул АКШ-ның кайгысын уртаклашты.

Әфганстандагы ун елга сузылган сугышта халыкара көчләр өчен бу иң зур югалтуларның берсе булды.

Әфганстандагы НАТО җитәкчелеге Кабулдан көнбатыштагы Вардак вилаятендә боралак казасын раслады, әлегә һәлак булучыларның саны әйтелмәде.

Талиблар исә, сугышта катнашкан боралакны аларның ракеты бәреп төшергән дип белдерә.
XS
SM
MD
LG