Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия президенты гади халыкны да, дөнья җәмәгатьчелеген дә ишетми


Ифира Хәлимованың Казанга кайткан вакыты. август,2010
Ифира Хәлимованың Казанга кайткан вакыты. август,2010

Гаскәрләр оппозицияне көч кулланып бастырырга тырышкан Дәер-әз-Заурдан бик ерак булмаган әл-Хәсәкә шәһәрендә яшәүче Ифира Хәлимова гади халык Сүриядә ниләр булып ятуын аңлап бетерми, илдә тынычлык булуын тели ди.

Чыгышы белән Актаныштан булган Ифира Хәлимовалар гаиләсе әл-Хәсәкә шәһәрендә яши. Аннан Дәер-әз-Заурга машина белән барганда биш-алты сәгатьлек юл. Дәер-әз-Заур менә берничә көн дөньякүләм мәгълүмат чараларының игътибар үзәгендә. Аңа якшәмбе төнендә танклар кертелгән иде.

Сүриянең Дәер-әз-Заур шәһәрендәге танклар
Дүшәмбе көнне дә танклар һәм авыр техника әлеге шәһәрдә ут ачкан. Сүрия хокук яклаучылары белдерүенчә, оппозиция тарафдарларына каршы операция вакытында якшәмбе көнне кимендә 42 кеше үтерелгән. Шулай ук башка шәһәрләрдә дә Сүрия президенты Бәшәр Әсад хакимиятенә каршы булганнарны көч кулланып бастырганда егермеләп кешенең һәлак булуы әйтелә. Узган атнада Сүриядә 300-дән артык кеше репрессия корбаны булган.

Сүриядә яшәүче гади халык алга таба ни булыр дип, бу көннәрдә күзен телевизордан алмый.

“Илдәге хәлләрне телевизодан карап утырабыз. Безнең үзебездә әлегә тынычлык, Аллага шөкер. Андый нәрсәләр була күрмәсен инде. Хәзер Русия каналларын да карыйбыз. Бездәге хәлләрне мәгълүмат чаралары барсы да бер төрле күрсәтә инде”, ди Хәлимова.

Әл-Хәсәкә - Татарстанның Минзәләсе кебегрәк

Әл-Хәсәкә Сүриянең кечкенә генә бер шәһәре. Әлегә анда Дәер-әз-Заурдагы кебек танктан аткан тавышлар да ишетелми, тормыш берьяктан үз агымы белән барган кебек. Хәлимова сүзләренчә, әл-Хәсәкә Татарстанның Минзәләсе кебегрәк һәм илнең авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче районның үзәге булып тора. Анда сәнәгать ширкәтләре дә юк. Әлегә кадәр әл-Хәсәкә тирәләрендә халык күтәрелешләр булмаган.

“Бу якларда күбесе игенчеләр яши. Эш вакыты хәзер. Авылга кайтабыз. Анда да бөтен кеше дә ураза һәм эш белән мәшгуль. Ул бәлки урыны-урыны белән ризасызлар бардыр да инде. Бездә тыныч булгач, ул хакта (гаскәрләрнең оппозицияне көч кулланып бастыруы- Н.А) сөйләмиләр. Бу көннәрдә барсы да мамык сугаралар, икмәк җыеп алынган җирләрне сөрәләр”, ди Хәлимова.

Аның сүзләренчә, Сүрия хатын-кызлары, бигрәк тә авыл җирләрендә яшәүчеләр сәясәттән читтә. "Тормыш мәшәкатьләре, бала тәрбияләү, ашарга пешерү көннең күп вакытын ала", ди ул. Шулай да Ифира Хәлимова "ирләр үзара очрашкан вакытта илдәге хәлләрне дә сөйләшми калмыйлардыр" дип тә әйтә.

Аларның гаиләсе Сүриядәге вазгыять катлаулана күрмәсен иде дип тели. Андый-мондый хәл булса, Русиягә китеп торуны да әлегә хәл итмәгәннәр. “Кем белә инде... Әлегә андый нәрсәләр уйга килмәде”, ди Хәлимова.

Дөрес, соңгы вакытта Казанда яшәүче туганнары хәлләрен белү өчен ешрак шалтырата башлаган. "Аларны тынычландырырга һәрвакыт бездә барсы да әйбәт дип әйтәбез", ди ул.

Гарәп дөньясы да Шәм-Шәриф гамәлләренә каршы

Сүриядә яшәүче гади халык та, дөнья җәмәгатьчелеге дә, гарәп дәүләтләре дә Бәшәр Әсад хакимиятенең көч куллануны туктатуын тели.

Латакиядагы протест җыенында хөкүмәткә каршы шигарьләр кычкыралар
Дүшәмбе көнне Гарәп дәүләтләре Лигасы генераль секретаре Нәбил әл-Гарәби белдерү белән чыкты. Анда лига Сүриягә карата ниндидер “катгый чаралар” күрми генә, ә ышандыру юлы белән низагны хәл итәргә тырышачак диелә. Якшәмбе исә 22 дәүләт әгъза булып торган Лига һәм шулай ук Фарсы култыгы хезмәттәшлеге илләре шурасы Сүриядәгә хәлләргә хәвефләнү белдереп, көч куллануны туктатырга чакырган иде.

Инде Сүриягә карата җитди адым ясаучы гарәп дәүләтләре дә бар. Шуларның берсе - Согуд Гарәбстаны якшәмбе көнне Сүриядән үз илчесен чакырып алды. Патша Габдулла: “Сүриядәге хәлләрне Согуд Гарәбстаны кабул итә алмый”, дип белдерде. 8 августта Бәһрәйн һәм Күвәйт тә илчеләрен Шәм-Шәрифтән чакырып алу турында белдерде.

Бүген Үрдүн тышкы эшләр министры Насыйр Иүдә Сүриядә көч куллану арта баруны “хәвефле” дип атады.

Төркия дә Сүриягә катгый таләпләр юллый

Төркия хөкүмәте башлыгы Рәҗәп Эрдоган да тышкы эшләр министры Әхмәт Давытоглын гади халыкка карата көч куллануны туктату турында катгый таләп белән сишәмбе Шәм-Шәрифкә җибәрәчәген белдергән иде. Эрдоган фикеренчә, Бәшәр Әсад хакимияте гамәлләренә Төркиянең түземлеге бетеп килә.

Германия хөкүмәте 8 августта президент Әсад оппозициягә карата көч куллануны туктатмаса, хакимиятенең кануни нигезе югалачак дип белдерде. Германиядә хакимияттәге Христиан-демократлар берлеге фиркасе җитәкчеләренең берсе Рупрехт Поленц, Сүриядән нефть һәм газ сатып алуга бойкот игълан ителергә мөмкин, ди.

Халыкның хакимияттән риза булмавын, күтәрелешләрне, ризасызлык чараларын Сүрия президенты үзенчә аңлый. Якшәмбе көнне Бәшәр Әсад оппозицияне “бандитлар” дип атап, гадәти тормышка каршылык тудыручы “бандитлардан гади халыкны саклау дәүләтнең бурычы булып тора” дип белдергән иде.

БМО Иминлек Шурасының көч куллану туктату турындагы карарын да, Европа Берлегенең берсе артыннан берсе чикләүләр кабул итүен дә, инде гарәп дөньясының Сүриядәге хәлләргә каршы булуын да рәсми Шәм-Шәриф ишетмәскә дә, күрмәскә дә тырыша.
XS
SM
MD
LG