Accessibility links

Кайнар хәбәр

Праймеризлар оештырылган театрны хәтерләтә


Интернеттагы Moscow Post сәхифәсе "Бердәм Русия" партиясенең праймериз чаралары алдашу белән барган төбәкләрне ачыклаган. Алар арасында Башкортстан да бар.


Башкортстанны торган саен ныграк алдагы Дума сайлавына кагылышлы бизгәк тота. Мәгълүм булуынча, Дәүләт думасында конституцион күпчелекне алыр өчен Русия премьеры Владимир Путинның “Бердәм Русия” фиркасе үз арбасына көчле ат сыйфатында төрле җәмәгать оешмалары җитәкчеләрен дә җиккән иде. Килеп чыккан сәер берләшмәгә тагын да сәеррәк исем бирелде – Русия халык фронты.

Җәмәгать оешмалары җитәкчеләре бу фронтка Дәүләт думасына депутат булып китү мөмкинчелеге булачак дигән ялтыравыклы тәтигә кызыгып керделәр дияргә була. Чөнки андый фронтовиклар өчен “Бердәм Русия” 25% депутат мандатын бирәчәк имеш. Ә чынында депутатлыкка намзәтләр исемлеге праймериз дигән беренчел сайлау аша төзелә.

Ул чарада исә өстенлек партия әһелләренә бирелә, башка "фронтовиклар" өчен тавыш бирүче бик юк. Кемнәр сайлавы да караңгы - әнә Стәрлетамак шәһәрендә, гомумән, шундый праймеризларның берсендә кирәкмәгән кешене, шәһәрдәге билгеле хокук яклаучы Дамир Гарифуллинны залдан сөйрәп алып чыгып киткәннәр. Бу турыда кеше хокукларын яклаучы активист, Гомумрусия кеше хокуклары хәрәкәтенең Башкортстандагы җитәкчесе Леонид Чернов белдерде:

“Дамир Гарифуллинга үзе праймеризда катнашырга теләмәгән берәү керү таныклыгын бирә. Әмма Гарифуллинны залдан куа башлыйлар. Ул каршы килгәч, аны полиция хезмәткәрләре моннан өстерәп алып чыгып китәләр. Полициягә алып килгәч, Гарифуллин протокол төзүләрен сорый. Әмма полиция хезмәткәрләре протокол төзи алмауларын әйтә. Чөнки Гарифуллин тәртип бозмаган. Аларга бары тик Гарифуллинны залдан алып чыгып китәргә кушылган булган”, ди Леонид Чернов.

“Аргументы и факты - Башкортстан” газеты хәбәр итүенчә, 5 августка Башкортстан буенча праймеризларда алда баручы 19 кеше исемлеге ачыкланган. Беренче урында Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов тора. Икенчедә - Башкортстан корылтае башлыгы Константин Толкачев, өченчедә - Мәскәү кешесе, Башкортстаннан Дума депутаты Павел Крашенинников, дүртенчедә - Уфа мэры Павел Кашкаев, бишенчедә - хөкүмәттә нәрсә белән шөгыльләнүе дә билгеле булмаган, вице-премьер Зөһрә Рәхмәтуллина, алтынчы урында - “Бердәм Русия” функционеры Дехтерев, җиденчедә – шулай ук Башкортстан президенты хакимияте башлыгы булганда газет битләрендә, телевидениеда күренмәгән, ишетелмәгән, хәзер вице-премьер булып эшләүче Әнвәр Мәхмүтов бара. Сигезенче һәм тугызынчы урынны Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Марсель Йосыпов һәм Дума депутаты Андрей Назаров били.

Шушы исемлектән күренгәнчә, праймеризда тавыш бирүчеләр фәкать түрәләр өчен, аларның хакимияттәге урыннарын исәпкә алып тавыш бирә. Әйтик, 30%тан артык татар телле халык яшәгән республикада Башкортстан татарлары берләшмәсе рәисе Рамил Бигнов 12-13 генә урынны били икән. Бу инде аның Думага үтүе бик шикле булуын күрсәтә. Шул ук вакытта Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе, күрше Чиләбе өлкәсеннән килгән кеше 8-9 урында.

Moscow Post электрон газетының 5 август сәхифәсендә “Бердәм Русия” өчен уңайсыз сораулар” дигән язмада расланганча, праймериз вакытында хәрәмләшүләр Русиянең күпчелек төбәкләрендә күзәтелә. Аеруча тупас хәрәмләшүләр Пермь ягы, Орел өлкәсе, Башкортстан һәм Приморьеда күзәтелә икән.

Әгәр бернәрсә дә үзгәрмәсә, Русия Дәүләт думасына Башкортстанның бүгенге эре түрәләре һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе сайланырга тиеш. Чөнки фаразларга караганда, Башкортстаннан барлыгы иң күбе 12-13 кеше үтәр дип көтелә. Башкортстан татарлары җитәкчесе Рамил Бигнов эләгер-эләкмәс хәвефле читтә тора. Праймеризлар 27 августка кадәр дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG