Accessibility links

Үләнкүл авылында дини укулар үтте


Балалар әти-әниләре һәм дәрес оештыручылар белән
Балалар әти-әниләре һәм дәрес оештыручылар белән

Омски өлкәсе Большеречье районының Үләнкүл авылы мәчетендә быел июль аенда балалар өчен дини укулар оештырылды. Дәресләргә 7 яшьтән 15 яшькәчә булган балалар йөрде. Узган җомга көнне укулар тәмамланды һәм балалар әти-әниләре, авылдашлары алдында имтихан тоттылар, бер ай эчендә алган дини белемнәрен күрсәттеләр.


Дин дәресләрен чыгышы белән Төркиядән булган, хәзерге көндә Омскида яшәүче Әнвәр хәзрәт Йолдырыйм алып барды. Дәресләр турында сөйләмгә күчкәнче, Әнвәр хәзрәт белән якынрак таныштырып китү дә урынлы булыр.

Әнвәр хәзрәт Йолдырыймның әби-бабалары узган гасыр башында Омски өлкәсеннең Үләнкүл һәм Яланкүл авылларыннан Төркиягә күчеп киткән булганнар.
Әнвәр хәзрәт дәрес алып бара


Әнвәр хәзрәт Төркиянең Богределик авылында туып үсә, анда дөньяви һәм дини белем ала. 1980нче елларда Финляндиягә китә һәм анда 20 ел буена мулла булып эшли. XXI гасыр башында Төркиягә әйләнеп кайта. Әмма язмыш борылышлары аркасында, ул өлкән яшендә ялгыз кала.

Кайда гына яшәмәсен, Әнвәр хәзрәт әби-бабаларының тарихи ватаны булган Русияне күрергә омтыла. Аның хыялы 2005 елда тормышка аша – ул Омскига кунакка килә, туганнары белән очраша. Алай гына да түгел, биредә аның тормышы кискен үзгәрә: Әнвәр хәзрәт чыгышы белән Яланкүл авылыннан булган Нурлыхәят ханым белән таныша, аның белән гаилә корып җибәрә һәм Омскида яшәп кала.
Намаз укып күрсәтү


Себер ягында яшәгән татарларның, үзләрен мөселман дип санасалар да, динне һәм дини йолаларны җитәрлек дәрәҗәдә белмәүләрен күрә Әнвәр хәзрәт. Анда кешеләргә, аеруча яшьләргә, дин дәресләре бирү теләге туа. Аның бу теләге 2008 елны тормышка аша башлый – җәй көне ул Яланкүл авылында дин дәресләре оештыра.

Дини дәресләр

Әнвәр хәзрәткә Үләнкүл авылы халкы да дини дәресләр оештыруын сорап мөрәҗәгать итә. Быел июль аенда дини укулар алып бару мөмкинлеге туа. Әнвәр хәзрәт Үләнкүл балаларына дин сабаклары бирә башлый.
Әнвәр хәзрәт вәгазь сөйли


Бер ай буена мәчеттә дини дәресләр алып барыла. Июльнең соңгы җомгасында дәресләр тәмамлана.

“Кыска вакыт эчендә балалар күп кенә догалар өйрәнделәр, мин аларга бик рәхмәтлемен,” ди Әнвәр хәзрәт Йолдырыйм.

Имтихан

Соңгы дәресне Әнвәр хәзрәт, имтихан рәвешендә, мәчет ишек алдында үткәрде. Балалар җыйналган халык һәм әти-әниләр алдында көйләп дога укыдылар, кычкырып азан әйттеләр, намаз укып күрсәттеләр, дин кануннары турында сөйләделәр.

Балаларның дини белемнәрен тикшерүдәр тыш Әнвәр хәзрәт халык алдында вәгазь белән дә чыкты. Динне һәм туган телне саклауның әһәмиятен тагын бер кат ассызыклады.

Милләтне ул ике канатлы кош белән чагыштырды. “Милләтне саклаучылар: беренчесе – дин, икенчесе – тел. Берсе генә булмаса да, милләт сакланмый. Канатсыз кош оча алмаган кебек, милләтебез юкка чыга. Безнең бурычыбыз – динне дә, телне дә саклау”, диде Әнвәр хәзрәт.
Иң өлкән һәм иң кечкенә укучы

Аннан соң Әнвәр хәзрәт һәрбер баланы уртага чакырды. “Бусы минем карлыгачым, бусы күбәләгем, бусы компьютерым”, дип шаярып таныштырып чыкты, аннары дин буенча сораулар бирде. Балалар сорауларга төгәл җаваплар бирделәр, өйрәнгән догаларын укып күрсәттеләр.

Шуны да әйтергә кирәк, укучылар төрле яшьтә иделәр. Араларында 6-7 яшьлек нәниләр дә, 15-16 яшьтәге үсмерләр дә бар иде. “Төрле яшьтәге балалар белән эшләве кыен булса да, кызыклы булды”, ди Әнвәр хәзрәт.

Белем тикшерү тәмамланганнан соң, Әнвәр хәзрәт, күз яшьләре белән дәресләргә йөргән балаларга рәхмәт әйтте, үтә тәлапчән булган һәм орышкан вакытлары өчен гафу үтенде.

Авыл халкы Әнвәр хәзрәткә рәхмәтле

Балалар да, ата-аналар да, авыл җитәкчелеге дә Әнвәр хәзрәткә дин дәресләре алып барган өчен тирән рәхмәтле булуларын белдерделәр.

Авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина: “Безнең авылда әһәмиятле вакыйга булды. Балаларыбыз дингә якынайды. Бу эштә безгә Әнвәр абый ярдәм итте. Аның тирән белемле мулла, акыллы укытучы икәнен күрдек. Андый укытучыда укуы – үзе бер бәхет. Вакытым булган булса, үзем дә дәресләргә йөргән булыр идем. Зур рәхмәт аңа, авылыбызда шундый зур эш башкарганга”, диде.
Ләйлә Мөхәммәтшина чыгыш ясый


Башкалар да Әнвәр хәзрәткә рәхмәт әйттеләр, “андый дәресләр ешрак оештырылса иде” дигән теләк белдерделәр. Әнвәр хәзрәт: “Мөмкинлек булганда алдагы елларда да дини дәресләр оештырырга тырышырмын. Быелгы дәресләр – башлангыч кына, белемнең чиге юк”, диде.

Атылган ярымай

Имтихан-дәрес тәмамланганнан соң, халык таралырга ашыкмады, фикер алышу, аралашу дәвам итте. Шунда авыл мулласы Фагил хәзрәт Кулбагин мәчет өстенә куелган ярымайның гаҗәеп тарихы турында сөйләде. Узган гасырның 30нчы елларында була бу хәл.

Авыл уртасында мәһабәт мәчет торган була. Совет хакимлеге елларында мәчетләрне җимерү башлангач, Үләнкүл мәчетен дә җимерергә карар кабул ителә. Мәчетне җимергәнче, башта анда куелган ярымайны бәреп төшерергә кирәк була. Ярымайга мылтыктан аталар, пулялар тия, әмма ярымай җимерелеп төшми. Шунда бер кызу кеше манарага менеп, ярымайны куптарып алып ташлый. Фәрит дигән икенче бер егет, ярымайны алып, зиратта яшереп куя. Үзенең балаларына гына кая яшергәнен әйтә. Еллар уза, Фәрит Мусагитов мәрхүм була.

Атылган ярымай

2005 елны Үләнкүлнең авыл хакимияте булган бинасын мөселманнарга бирәләр. Күмәк көч белән бина мәчет итеп төзекләндерелә. Шуннан соң Фәрит Мусагитвның Фәрхать исемле улы Фагил хәзрәттән: “Иске мәчетнең ярымаен китерсәм, мәчет өстенә куярсызмы?” дип сорый. Фагил хәзрәт шатланып риза була.

Шулай итеп, 80 елга якын вакыт узганнан соң, атылган, озак еллар зиратта яшеренеп яткан ярымай кабат мәчет өстенә куела. Дөрес, әлегә манара өстенә түгел, чөнки мәчет итеп яраклаштырылган бинаның манарасы юк. Халык инде манара булдыру эшен башлаган. “Манара эшләнгәч, анда шушы ярымай куелачак”, ди Фагил хәзрәт.

Менә шундый тарихи ярымай тора Үләнкүл мәчете өстендә. Атылып та ватылмаган, җирдә ятып та тутыкмаган ярымай тагын озак еллар авыл өстендә балкып, тирә якка иман нуры сибеп торыр дип, ышынасы килә.
Үләнкүл мәчете
XS
SM
MD
LG