Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия Грузия һәм Әрмәнстанны буйсындырачак"


Русия белән Грузия арасында 2008 елдагы кораллы низаг турында Һолливуд төшергән фильм күренеше
Русия белән Грузия арасында 2008 елдагы кораллы низаг турында Һолливуд төшергән фильм күренеше

Русия белән Грузия арасында булган сугышка өч ел тулган көннәрдә, язучы, сәясәтче Зәки Зәйнуллин Абхазия белән Көньяк Осетиядән соң Русия Грузиянең үзен һәм Әрмәнстанны кулына төшерер дигән фикердә.


Моннан өч ел элек Грузия белән Русия арасында Абхазия һәм Көньяк Осетия республикалары өчен сугыш чыкты. Нәтиҗәдә, Грузиянең элекке республикалары – Абхазия һәм Көньяк Осетия бәйсезлек алсалар да, чынлыкта Русиянең бер төбәге булып калырга мәҗбүр булдылар.

“Русия осетин, абхазларны ашата, ә урысның ач булуына исе китми”

Грузия исә үзенең биләмәләре өчен көрәшне туктатырга җыенмый. Әледән-әле Русиянең Грузия җирен басып алуы турында сөйләшүләр, мөрәҗәгатьләр булып тора.

Шул ук вакытта Русия дә бер эләктергән майлы калҗаны бирергә уйламый. Абхазия белән Көньяк Осетиядә хәрби базалар төзи, акча кертә, андагы халыкка Русия паспортларын бирә, аларга Русия халкы авызыннан өзеп, өстәмә финанслар тота.

Грузия-Русия каршылыгы бетәргә охшамый. Язучы, сәясәтче Зәки Зәйнуллин, Русиянең Абхазия белән Осетиягә катнашы юк, дип саный.

Зәки Зәйнуллин
“Русия Абхазия белән Осетиядә хәрби база төзеп, бу төбәкләрне Русия итә башлады. Шуңа грузиннар сугыш аша төбәкләрен кайтарырга тырышты. Кичә президент Дмитрий Медведевне тыңладым. Ул Абхазия белән Осетиядә көчле хәрби базалар төзүен әйтте.

1991-1992 елларда Русия таркалды. Борис Ельцин Чечняда сугыш башлап, аны канга батырырга һәм шуның аша Русиядән чыгып киткән башка республикаларны куркытырга уйлады. Кире Русиягә әйләнеп кайтырлар дип фаразлады. Әмма булдыра алмадылар: Чечня бирешмәде.

Урыс лидерларының бар максаты – Русиягә Советлар Берлеге җирләрен кайтару. Шуңа хәзер осетиннарны, абхазларны ашаталар. Ә урыс халкының ач булуына орып та бирмиләр. Осетиннар белән абхазлар тамаклары туйгач, без Русиядә дип мактана башлый.

Киләсе ике ил – Грузия белән Әрмәнстан. Хәзер Русия Грузиягә бик нык ябышты, ә әрмәннәрне эчтән таркаталар. Шуңа Русия бөтен җирдә агрессиягә керәчәк”, ди Зәки Зәйнуллин.

Татарстан иң азакта үз чиратын көтә

Бу урында абхазларның да тулы бәйсезлеккә омтылулары хакында әйтеп узарга кирәк. Русия пропагандасы аларны “рус яклы” итеп күрсәтергә тырышса да, алар да эшнең кая таба баруын аңлый башлаган. Мисал өчен, ара-тирә федераль басмалар абхазларның Русиягә кырын карый башлавы турында язгалый. Аннан соң абхазларның бер өлешенең мөселман булуы да берникадәр роль уйный.

“Абхазиядә урыслар мөселман динен бетерде. Хәзер абхазлар кире Исламга кайтырга тырыша. Русиягә моңа каршы бөтен эшне эшли. Русия таркала бара. Русиядә көн дә бер көймә бата, самолет төшә. Бер җирдә дә тәртип юк. Медведев белән Путин телевизорда оста итеп сөйләп кенә утырган була. Ә чынлыкта берни юк”, ди Зәйнуллин.

Шул ук вакытта Абхазия, Көньяк Осетия мәсьәләсе һаман да чишелеп бетмәгән. Монда каршылыклы урыннар бик күп.

Мисал өчен, Көньяк Осетиянең Грузиянең “чечня”сы булуы билгеле. Ягъни ул Грузиянең бер сепаратистик төбәге. Әмма Русия үзенеке дип санаган Чечнядә урысча тәртип урнаштырырга керешкәндә, дөнья илләре Чечняны якларга батырчылык итмәде. Ә Русия Көньяк Осетиягә гаскәр кертте, чит илнең биләмәсенә тыгылды.

Аннан соң Русия эчендә булган Төньяк Осетия турында да искә алу урынлы. Бер осетин милләте ике дәүләттә яшәп ята. Шуңа Русия Төньяк Осетия бәйсезлеген танып, ике республика кушылырга тиеш, дигән фикерләр дә ишетелә.

Абхазия кебек моннан 20 ел элек суверенлык кабул иткән Татарстанны да истән чыгарырга ярамый. Бәйсезлек фикерләре Татарстанда да онытылмый. Русия Абхазия белән Көньяк Осетияне таныгач, алары тагын да яңарып китте.
XS
SM
MD
LG