Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Яңа гасыр” каналы тапшыруларын төрлеләндерә


Миләүшә Айтуганова
Миләүшә Айтуганова

Көз башыннан “Яңа гасыр”да “Башваткыч”, “Аулак өй”, “Һөнәр”, “Иман” дигән яңа тапшырулар дөнья күрәчәк. Телерадиоширкәт башлыгы урынбасары Миләүшә Айтуганова боларны Уфада чакта Азатлыкка белдерде.

Бу көннәрдә “Яңа гасыр” яңа иҗади елга әзерләнә. Гадәттә радио-телевидениеләр өчен көз башы мәктәпләр, югары уку йортлары һәм театрлар кебек үк яңача эш башлаган һәм яңа проектлар гамәлгә куйган бер чор булып тора.

Миләүшә Айтуганова шулай ук “Яңа гасыр”ның Самар һәм Сембердә дә хәбәрче бүлекләрен ачарга җыенуын белдерде.

Башкортстан башкаласына да ул телеканал мөдире Илшат Әминов белән бергә шундый чираттагы бүлекне ачарга килгән иде. Моңа кадәр "Яңа гасыр" үз вәкиллекләрен Мәскәүдә, Екатеринбурда, Төмәндә, Ижауда һәм Әлмәттә булдырды.

Яңа проектлар турында сөйләгәндә, Айтуганова беренче итеп “Башваткыч” дигән яңа тапшыруны телгә алды. Анда тапкырлар татарча кроссвордлар чишәчәк. “Яңа гасыр” яңа сезонда татар халык иҗаты, фольклор үрнәкләрен күрсәтү өчен дә махсус урын бирә. Ул “Аулак өй” дип аталачак.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен төзелгән “Яшь ТНВ” да үзенең “Һөнәр” һәм “Иман” дип аталган сәхифәләрен булдырачак. Ул 2009 елның сентябрендә эшли башлаган иде.

“Яңа гасыр” – Татарстанның бердәнбер иярчен телеканалы, аны татар-башкортлар укмашып яшәгән төбәкләрдә карыйлар. Аның тапшырулары 2002 елның 26 августында башланган иде.
XS
SM
MD
LG