Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөбәрәк җәза көтә: берәүләр аны кызгана, икенчеләре каргый


Мөбәрәк мәхкәмәсе дәвам итә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:45 0:00
йөкләү

Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәк эшен караучы мәхкәмә 3 августта башланган иде. Ул ришвәтчелектә һәм ел башында демонстрантларны күпләп үтерүгә катнашы булуда гаепләнә. Илнең элекке башлыгы бөтен гаепләүләрне дә кире кага. Сәламәтлеге начар булган

Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәк бүген кабат мәхкәмә каршына басты. Аны яклаучылар һәм Мөбәрәккә каршы булучылар арасында тарткалаш туды.

Беренче мәхкәмә утырышыннан аермалы буларак, бу юлы җыелган халык арасында каршылыклар шактый кискен барды. Быелгы протестлар вакытында якыннарын югалтканнар үзләре белән ташлар да алып килгән иде. Мөбәрәкне мәхкәмәгә алып килүче боралак җиргә төшкәч, алар ачуларын яшермәде.

Ике атна дигәндә бу инде Мөбәрәккә карата икенче мәхкәмә утырышы булды. Бу юлы да 83 яшьлек элекке президент мәхкәмә тыңлаулары узучы полиция академиясе бинасына хастаханә ятагында китерелде. Аның тарафдарлары Мөбәрәк каты авырый дип санаса, каршы торучылар моңа ышанмый.

Шулай да Мөбәрәкнең сул кулыннан кан тамырларына кертелгән энәләр күренеп тора иде. Аның белән булган ике улы Алаа һәм Җамал әтиләрен телевидение камераларыннан яшерергә тырышты. Авыру саналуына карамастан, хөкемдарның соравына Мөбәрәк: “Мин монда” дип шактый көр тавыш белән җавап бирде.

Мөбәрәкнең мәхкәмәгә килүе аңа каршы булучыларны тынычландырды, чөнки алар элекке президентның сәламәтлеге начар булуы турындагы сүзләр дөреслеккә туры килеп, ул утырышта катнаша алмас дип шикләнгән иде.

Бүгенге тыңлаулар 3 августа узган утырышның дәвамы булды. Ул вакыттагы кебек бу юлы да мәхкәмә бинасы тышында халык үз хисләрен яшермәде. Мөбәрәккә каршы булучылар һәм элекке президент яклыларны бары полиция генә тынычландырды.

Монда катнашучы Әхмәт исә “Reuters”ка Мөбәрәккә каршы мәхкәмәнең гадел түгеллеген әйтте.

“Мин 85 миллион кешенең берсе, әмма безнең белән булган һәм 30 ел идарә иткән кешене мәхкәмәгә бирү дөрес түгел. Мәхкәмә алдына иминлекне тәэмин итмәгән өчен эчке эшләр министры һәм миллиардлар урлаган кешеләр басарга тиеш. Бу кеше – хәрби, без ничек аны җавапка тарта алабыз? Ул соңгы 30 елда илдә сугышлар булдырмады, әлбәттә проблемнар булды, әмма бу бер кеше гаебе генә түгел, ә барыбызның да гаеп. Шуңа без аны җавапка тарта алмыйбыз. Әгәр без протестчыларны үтерү турында сүз йөртәбез икән, моның өчен эчке эшләр министры җаваплы булырга тиеш”, ди ул.

Әмма Мөбәрәккә каршы булучылар Әхмәт кебекләр белән килешми. Мисал өчен, шуларның берсе Мостафа әл-Огил, "Мисыр алга китсен өчен бу мәхкәмә кирәк иде", дип саный.

“Мисырлар ике аякка баса алсын өчен без бердәм булырга тиеш. Төркия дә, Америка да, Русия дә бездән яхшырак түгел. Бер генә сәнәгать иле дә бездән яхшырак түгел. Мисырның сәнәгатьтә, сәүдәдә һәм авыл хуҗалыгы үсешендә ихтыяҗы бар. Бу безгә кирәк чакта Мөбәрәк кайда булган һәм ни эшләгән? Ул Мисырны сата барган. Ул Шәрм-әш Шәйхта җирләрне саткан”, ди ул.

Мөбәрәк һәм аның ике улына карата киләсе мәхкәмә утырышы 5 сентябрьдә булачак. Шулай ук хөкемдар киләчәктә утырышларның телевидениедән туры эфирдан күрсәтелмәячәген әйтте.
XS
SM
MD
LG