Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пһеньян Көньяк Корея һәм АКШ хәрби күнегүләренә ярсу белдерә


Төньяк Корея хакимияте бүген Көньяк Корея һәм АКШ хәрбиләренең уртак күнегүләре башлануны ярсып хөкем итте. Рәсми Пһеньян күнегүләр Төньяк Корея иминлегенә куркыныч тудыра дип белдерә.

Күнегүләрдә ике яктан да 500 мең хәрби катнаша. Шуның эченнән Кушма Штатларның өч меңнән артык солдаты һәм офицеры әлеге төбәккә урнашкан.

Американ һәм Көньяк Корея хәрбиләре ун көнлек күнегүләрне “искечә” дип бәяли. Төньяк Корея АКШ һәм Көньяк Корея өйрәнүләрен “һөҗүм өчен сынап карау” дип атый һәм үзенең хәрби хәрәкәтләрен башлый.

Шул ук вакытта Көньяк Кореядан чыганаклар, Төньяк Корея Кытай чигенә күзләү камералары урнаштыра һәм чәнечкеле чыбыклардан торган киртәләрне ныгыта дип хәбәр итә.

Күзәтүчеләр исә, бу юл белән Төньяк Корея үз ватандашларының Кытайга качуын чикләргә тели, дип әйтә.

Мәгълүматларга күрә, соңгы елларда Төньяк Кореяның меңнәрчә ватандашы Кытайга качкан һәм аннан Көньяк Кореяга барып урнашкан.
XS
SM
MD
LG