Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда «Булгария» һәлакәте корбаннарын искә алалар


Бүген Иделдә 122 кешенең үлеменә китергән “Булгария” көймәсе һәлакәтенә кырык көн. Казанда корбаннарны искә алалар.

Интернетта оештырылган “Булгария”: хәтер, ярдәм, хакыйкать” төркеме Казанның елга портында кич искә алу чарасы үткәрә. Минутлык тынлык игълан ителәчәк һәм һавага үлгәннәрнең исемнәре язылган 122 күперткеч очырылачак, дип хәбәр итә РИА Новости.

Казандагы гыйбадәтханәләрдә корбаннар рухына догалар укылачак.

“Булгария” һәлакәтен тикшерү иминлек кагыйдәләрен үтәмәү һәм ваемсызлык мәддәсендә алып барыла. Шикләнелгән дүрт кеше тоткарланган.
XS
SM
MD
LG