Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринал Мөхәммәтов – кино киләчәге һәм татар өмете


Ринал Мөхәммәтов – кино киләчәге һәм татар өмете
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:40 0:00

Русия киносының булачак йолдызы, “Искупление” фильмында инде баш рольне уйнарга өлгергән МХАТ студенты Ринал Мөхәммәтов Казанда татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.

Русия киносының булачак йолдызы, “Искупление” фильмында инде баш рольне уйнарга өлгергән МХАТ студенты Ринал Мөхәммәтов Казанда татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Яшь татар элитасы Мәскәүгә киткән татарларны да милли тормышка тарта.


Ринал Мөхәммәтов Татарстанның Алексеевски районы үзәгендә туып үскән. 22 яшьлек егет хәзер МХАТның Кирилл Серебренников курсында укып йөри.

Мәрхүм әтисе – татар, әнисе – рус кешесе. Шулай да Ринал Мөхәммәтов үзен татар-мөселман дип саный, татар милләтен ярата. Татар әбисенең милли тәрбиясе, бабасының гармунда уйнавы, татар җырларын җырлап онык үстерүләре бушка китмәгән.

Ринал татарча сөйләшергә тырыша, телне камил белеп бетермәве өчен читенсенү кичерә. Ә Казанда узган очрашудан ул үзенең татарларга кирәк булуын, туган халкына ярдәм итәргә әзер булуын күрсәтеп китте. Ягъни татарның яшь элитасы аның белән милләт арасында күпер сала башлады.

Ринал яһүд офицерын уйный

Ринал Мөхәммәтов баш рольне башкарган “Искупление” фильмын халык тиздән карый алачак. Татар егете анда яһүд офицерын уйный. Офицер сугыш беткәч өенә кайта. Әмма аның гаиләсен нацилар үтереп бетергән икән. Бу Риналның беренче фильмы һәм беренче баш роле.

“Искупление” Фридрих Горенштейн әсәре нигезендә төшерелә. Кинода Виктор Сухоруков, Андрей Панин, Сергей Дрейден, Виктория Романенко уйный.

Ринал татарча җырлар яза

Музыкант Ринал Мөхәммәтов “Евровидение”дә катнашкан Алексей Воробьевка “Кара күзләр” дип аталган татарча җыр язып бирде. Әлеге җыр интернетта да таралды. Ринал Алексей Воробьев өчен “Кил инде” дигән тагын бер татарча җыр язган. Моны ул очрашу вакытында җырлап та күрсәтте.

Альтернатив музыканы үз иткән, поп-җырларга каршы чыккан, Мубайны яратып тыңлаган Риналның “Кил инде” җыры очрашуда катнашучыларга ошады. Гомумән, алдынгы татар яшьләре белән Ринал Мөхәммәтов фикерләре охшаш булып чыкты.

Уртада - Ринал Мөхәммәтов

Сентябрьдә Казанда “Кабан күле хәзинәсе” фильмын төшерә башлаячаклар. Бу фильмда төп рольне 2011 елны “Евровидение” бәйгесендә Русия данын яклаган Алексей Воробьев уйнаячак. Ринал Мөхәммәтов сүзләренчә, Алексей Воробьев татар теленең бик "текә", дәрәҗәле тел булуын әйткән.

“Сары асфальт корпорациясе”

Студент Ринал Мөхәммәтовның музыкаль төркеме – “Сары асфальт корпорациясе” бар. Алар үзләрен эстрададагы попсага каршы куя. “Сары асфальт корпорациясе” тормышның төрле проблемнарына багышланган җырларны минут эчендә уйлап чыгара. Мисал өчен, сәхнәгә чыккан төркемгә “татар”, “дус”, “ирек” сүзен әйтсәң, алар бу сүзләрдән шундук җыр ясап башкара.

Ринал Мөхәммәтов киләчәктә татарча фильмда да төшәргә риза. Әмма татар сәнгатендә ирек күбрәк булырга тиеш, дип саный ул.

Ринал Мөхәммәтов татарлардан аерылмас

Русия киносының булачак йолдызы Ринал Мөхәммәтов белән очрашу татар конгрессы бинасында узды. Татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин Риналга яшьләр исеменнән бүләк тә тапшырды.

Очрашуны оештырган Рәфис Җәмдихан фикеренчә, танылган татарларның күбесе милләтләреннән аерылган.

"Татар кызы Чулпан Хамматова, Алина Кабаевалар һәм башкалар татар өчен кем бүген? Беркем түгел. Алар инде татарлыктан китте.

Яшь буын йолдызлар һәм милли җәмәгатьчелек арасында билгеле татарларны югалтмау өчен ничек тә күпер салу мөһим. Ник дигәндә, зур эшләр башкарган, бөтен илгә балкыган һәм шул ук вакытта татарлыклары белән горурланучылар маңкортлашкан татар яшьләренә үрнәк итеп куяр өчен дә кирәк. Бәлки, Ринал шул күпернең беренче тактасы булыр", дип саный ул.

Ильяс Гафаров, Ринал Мөхәммәтов

Рәфис Җәмдихан фикеренчә, мондый сәләтле татар балаларын башка милләтләр эләктерергә ярата. Мәскәү татарлары исемнәрен, милләтләреннән, диннәрен алыштыра башлый. Ринал Мөхәммәтов исә бу яктан һичшиксез татар-мөселман булып калачак. Чөнки татарның бер баласы – Ринал кебекләр кино киләчәге генә түгел, татар милләтенең дә өмете.
XS
SM
MD
LG