Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ел башыннан очкыч казалары ике тапкыр артты


Русия вице-премьеры Сергей Иванов, цивил очкычлар белән булган казалар ел башы белән чагыштырганда ике тапкырга артты, дип белдерде.

Бүген ул транспорт һәм элемтәләр хөкүмәт комиссиясе утырышында чыгыш ясап, 2011 елда 13 мәртәбә очкыч казасы булуны, 26 тапкыр очкычларның төрле хәлләргә юлыгуын әйтеп китте. Быел очкыч казасында үлүчеләр дүрт тапкыр арткан һәм 81 кешегә җиткән.

Вице-премьер сүзләренчә, очкычларның искерүе һәм зур булмаган һава ширкәтләренең финанс мөмкинлекләре чикләнгәнлек әлеге хәлгә китергән төп сәбәпләр булып тора.
XS
SM
MD
LG