Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Рубин” Чемпионнар лигасыннан төшеп калды


“Олимпик” өчен уйнавчы Бразилия егете Мишел Бастос (c) “Рубин” капитаны Роман Шароновка туп белән эш итү осталыгын күрсәтә
“Олимпик” өчен уйнавчы Бразилия егете Мишел Бастос (c) “Рубин” капитаны Роман Шароновка туп белән эш итү осталыгын күрсәтә

Чәршәмбе кичендә Казанның “Рубин” футбол такымы Чемпионнар лигасы плей-офф уенында үз кырында Франциянең “Олимпик” Лион такымын кабул итте.


77 минутта “Рубин” уенчысы Натхо керткән туп белән Казан такымы алга чыкса да, “Олимпик” Лион 87 минутта Коне керткән туп белән исәпне тигезләде.



90 минут дәвам иткән очрашу 1-1 исәбенә тәмамланды һәм “Рубин” ике ел рәттән катнашып килгән Чемпионнар лигасында быел катнашу хокукыннан мәхрүм калды.

16 августта Франциядә үткән очрашуда “Рубин” “Олимпик”ка 3-1 исәбенә оттырган иде. Чемпионнар лигасының алдагы өлешенә чыгу өчен “Рубин”га Казанда француз такымын ике туп аермасы белән җиңәргә кирәк иде.

Уен беткәннән соң “Рубин”һәм “Олимпик” тренерлары Корбан Бердыев һәм Реми Гард матбугат очрашуы үткәрде.

Рубин - Олимпик уеныннан соң матбугат очрашуы
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:09 0:00
йөкләү

“Рубин” Чемпионнар лигасыннан төшеп калса да, Европа лигасының төркем матчларында уйнавын дәвам итәчәк. Аның көндәшләре бу атнада үткәреләчәк җирәбәдә билгеле булачак.
XS
SM
MD
LG