Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия очкычлары Каддафиның Сирт шәһәрендәге бункерларын утка тотты


Британия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, Мөәмәр Каддафиның туган шәһәрендә аның бункерлары һавадан утка тотылган. Атылган ракеталарга төгәл төзәү җайланмалары урнаштырылган булуы да хәбәр ителә.

Гыйсьянчылар Триполига кереп, ныгытылган хөкүмәт баналарын үз контроленә алгач, Либиянең элекке башлыгы Мөәмәр Каддафи сишәмбе көнне юкка чыккан иде.

Бүген гыйсьянчыларның Сирт шәһәрен чолгап алуы хәбәр ителә. Анда Каддафи тарафдарлары көчле каршылык күрсәтә. Шулай ук Триполида да атыш тавышлары ишетелгәнлеге белдерелә.
XS
SM
MD
LG