Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Тукай һәйкәленә каршылар да бар


Кайберәүләр шәһәргә эт-мәче торагының кирәге күбрәк дип саный
Кайберәүләр шәһәргә эт-мәче торагының кирәге күбрәк дип саный

Чаллыда Габдулла Тукайга һәйкәл кую эшләре башланып китте. Кайберәүләргә бу гамәл ошамый кебек. Урыс матбугатында “Тукай һәйкәленә акча бар, ташландык эт-мәчеләр торагы өчен юк”, дигән фикер дә күренде.


Әлеге фикер “Челны-ЛТД” дигән урыс газетында әйтелде. Бу газет битләрендә Русия, Татарстан һәм Чаллы хакимиятләренең теге яки бу гамәлләренә, башкарасы яки башкарган эшләренә халык мөнәсәбәте дигән булып, төрле исемнәр астында фикерләр бастырыла.

Быелның 24 август санында бу газетта Светлана дип аталган ханымның Тукай һәйкәленә карата мөнәсәбәте күрсәтелгән.

Мәчеләр приютына акча бирмәгәннәр

“Тукайга 6 метрлы һәйкәл. Аның күпмегә төшәчәге хакында беркайда мәгълүмат күрмәдем. Очсыз булмас, дип уйлыйм. Әгәр җирле вәхшиләр аның кул-аякларын кисеп, төсле тимергә тапшырса, шәһәр тагын акча тотачакмы?

"Челны-ЛТД" газетында басылган язма
Бу эшкә шәһәр казнасында акча бар. Без ташландык, хуҗасыз хайваннарны асрау өчен торак (приют) булдыруны сорап, аны төзү өчен күпме акча кирәклеген күрсәтеп, хакимияткә хат язган идек. Безгә бер түрә болай диде: "Кешеләргә җитми, ә сез монда этләр, мәчеләр дип йөрисез”.

Язма шуның белән тәмам. Газет 50 000 данәдә басыла һәм аның Чаллыда тоткан урыны шактый югары. Бу язманы укыган татар кешеләрендә нинди хисләр, тойгылар туган?

Милләтара мөнәсәбәт чагыла монда

“Язма нык гаҗәпләндерде. Язманы әзерләгән яки язган кеше ни уйлады икән? Аның этләр яки мәчеләр турында кайгыртуы бәлки ихластыр. Ләкин проблемны татарның бөек шәхесе белән бәйләве татар кешесен кимсенүгә этәрә.

Әлеге матбугат чарасы үз сәяси юнәлешен алып баруда "башкалар" фикерен куллана дип тә фаразлыйм. Урыслар татар җирендә үзләрен төп хуҗалар итеп күрсәтергә тырыша һәм ул әледән-әле матбугатта, кешеләр арасындагы мөнәсәбәттә чагыла.

Фидаил Мәҗитов
Хакимият моңа күз йома. Чаллыда тукталышлар, кибет атамалары, башка урыннардагы татар язулары кимеп бара. “Үзәк” тукталышындагы кибеттә “Балалар дөньясы” дигән зур хәрефле язу бар иде. Аны алып ташлап, тагын да зуррак хәрефләр белән “Детский мир” дип язып элделәр. Болар вак күренеш булып тоелса да, татар теленең кулланышта кимүен күрсәтә.

Тукайга һәйкәл кую – күркәм күренеш. Бу эш өлкән агайларыбызда шундый фикерләр уяткан икән, башка сыйдыруы авыр. Урыс кешесенә ачылган һәйкәлләргә татар кешесе мондый чагыштырулар белән карамыйдыр, этләр-мәчеләр белән чагыштыру дәрәҗәсенә җитмидер. Шуңа да башкаларның да татар кебек толерант булуын теләр идек”, дип фикер йөртә шагыйрь Фидаил Мәҗитов.

Татар мәдәниятенә һаман да тибәләр

“Әлеге язма Русия чынбарлыгында яңа нәрсә түгел. Татар халкының күренекле улы Габдулла Тукайга һәйкәл кую турында чыккан хәбәргә караучысыз калган этләр мәсьәләсен китереп тыгуны күрәләтә кылынган этлек дип саныйм.

Бу – кызганычка каршы, көндәлектә еш очрый торган шовинизм күренеше. Вандалларның һәйкәл кулларын кисеп, төсле тимергә озату турындагы уйдырма, беренче чиратта, оялмыйча, редакциягә шушы хатны җибәргән 40 яшьлек хатынның үз башына килгәндер. Әмма “Челны-ЛТД”ның гадәттәгечә, татар мәдәниятенә тибеп үтү нияте белән, үзе үк уйлап чыгаруы да мөмкин.

Фаик Таҗиев
Тукай белән Высоцкийны чагыштырып булмаган хәлдә дә, Высоцкий һәйкәлен куюга бер генә кеше дә тискәре мөнәсәбәт белдермәде”, дигән сүзләрне әйтте Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗиев.

Без шулай ук “Челны-ЛТД” газеты баш мөхәррире вазифаларын башкаручы Сергей Антипин фикерләрен дә белештек. “Әлеге язмада Тукай рухын, татар рухын кимсетерлек әйбер күрмим”, диде Антипин әфәнде.
XS
SM
MD
LG