Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты гаеткә барды


Рөстәм Миңнеханов Мәрҗани мәчетендә оештырылган Рамазан гаете намазында катнашты. Президент мөфти Илдус Фәиз вәгазен тыңлады, гает намазы укыды. Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, татар иле җитәкчесенең тәүге тапкыр рәсми төстә мәчеткә килүе.


Республика ифтарына килмәсә дә Миңнеханов гает намазында булды. Бу үзенә күрә тарихи вакыйга. Беренчедән, президентның рәсми төстә мәчеттә намаз укуы. Икенчедән, Казан ханлыгы җимерелеп, 200 ел узгач төзелгән беренче таш мәчеткә килүе. Болар барысы да, әлбәттә, Татарстан һәм татар халкы тарихында зур роль уйнаячак.

Президент белән мәчеткә шулай ук Казан мэры башлыгы Илсур Метшин да килде. Аларны мөфти Илдус Фәиз, Казан мөхтәсибе, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдин, Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев каршылады.

Мөфти Илдус Фәиз вәгазендә йөзләрчә елдан соң Татарстан президентының гает намазына килүен билгеләп узды. Аңа рәхмәт белдерде.

“Бу татар дөньясында зур вакыйга. Моны халкыбыз тилмереп көтте. Ниһаять, татарның илбашы безнең белән намазда”, диде Фәиз.

Ахырда исә чәй табынында мөфти президентка Татарстандагы дини эшчәнлек турында хисап тотты. Президент гает вакытында халыкка бер сүз дә әйтмәде.
XS
SM
MD
LG